Мөслимнән Галина Романова: «Барбара әбием пичтә пешергән күзикмәкләрнең тәмле исен тоям»
Мөслим районыннан Галина Романова әбисе яратып пешергән ризык турында язды.
Күзикмәк пешерү серләре әбисеннән, Зина апа белән Үлге ападан Галинага күчкән кебек, аның кулы аша башкаларга да күчсен иде. Шул вакытта гына без үз тарихыбызны, үз мәдәниятебезне саклап кала алачакбыз.
Ә күзикмәк – ул бит безнең тарихыбызның бер өлеше, әбиләребез яратып пешергән ризыкларның берсе.
«Хәтерлим әле, элеккеге өйдә, нәкъ почмакта, зур гына мич тора иде. Әбием көне буе шуның тирәсендә бөтерелә, гел нәрсәдер пешерә. Мич башында, эченә кечкенә генә чөй тыгылган агач тәпән һәрвакыт урынында. Шул күзикмәкне пешерү серләрен миңа әбиемнең ике кызы – Зина апа белән Үлге апа өйрәттеләр. Аларның кулларыннан өйрәнгән серләрне мин дә саклап, дәвам итеп киләм. Үзем исә, тәмле керәшен ризыгы – күзикмәкне районда үткәрелгән Сабантуйда кунакларга ел саен тәкъдим итәм. Мөслимнән килгән кунаклар бигрәк тә яратып ашыйлар, кызыксынып сорашалар, рецептын да язып алалар. Күңелгә рәхәт, борынгыдан килгән милли ризыгыбызны онытмауларына сөенәм!», – дип сөйләде Галина.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев