Морозовлар сугышта һәлак булган бабайлары истәлегенә Белгород өлкәсендә мемориал төзеде
Питрәч ягындагы Керәшен Сәрдәсеннән Николай Морозов һәм аның якыннары сугышта һәлак булган бабайлары истәлеген мәңгеләштереп, Белгород өлкәсендә мемориал төзеде. Белгород өлкәсенең Ровеньски округындагы Нижняя Серебрянка авылында, моннан 82 ел элек фашистлар җәзалап үтергән Михаил Семёнов (Морозов) һәм аның иптәшләре истәлегенә мемориал ачу тантанасы зурлап уздырылды.
Бабай эзеннән
1943 елның 20 январенда, Нижняя Серебрянканы азат иткәндә разведчик Михаил бабай һәм аның иптәшләре фашистлар кулына төшә. Немецлар Кызыл Армия частеның кайда урнашканлыгын белергә теләсәләр дә, бабайлар бер сүз дә әйтми, Фашистлар аларны бик каты кыйнап, күзләрен чыгарып, телләрен кисеп, киемнәрен салдырып, урамга чыгаралар һәм автоматлардан аталар. Үлгәннәрне дә, каты ярланганнарын да, колхоз дворыннан 150 метрлап читкә, ялан кырга чыгарып ташлыйлар. Яралылары да кышкы салкын төндә катып үлә. Авыл халкы разведчикларның дүртесен дә бер кабергә күмә.
Керәшен Сәрдәсенә хәбәрсез югалуы турында язуы килгән Михаил Семёновның «Кызыл Байрак» ордены туган якка 73 елдан соң гына кайта. Аңа Ленин ордены бирүне сорап, командиры тутырган «Наградной лист»ның табылуы да зур яңалык була. Гаиләсе Морозов фамилиясендә йөргән, ә үзе сугышка Семёнов фамилиясе белән җибәрелгән Михаилның ыру дәвамчыларына үзләренең аның икәне суд аша расларга туры килә.
15 ел элек Казандагы Бөек Ватан сугышы музей-мемориалы хезмәткәрләре кемнәрнең Советлар Союзы Герое исеменә тәкъдим ителүен ачыкларга керешәләр. Андый батырларның берсе5 Керәшен Сәрдәсеннән Михаил Матвеевич Семёнов була. Өлкән сержант Михаил Семёновның 350нче укчы дивизиянең 1176нчы полкындагы 6нчы ротада отделение командиры булганы да ачыклана. Барлык мәгълүматлар да туры килә, аерма — фамилияләрдә генә. 1941 елны фронтка киткәндә, Матвейга 46 яшь була. Өйдә алтынчы балага авырлы хатыны кала.
2012 елны Николай Морозов үзенең туганы Владимир Харитонов белән бергәләп Нижняя Серебрянкага баралар. Совет разведчикларын фашистлар җәзалап үтергәндә сабый гына булган кешеләр белән очрашып сөйләшәләр. Алар да ул вакытта фашистларның 4 сугышчыны үтергәнен искә төшерә. Хәрби архивтагы рәсми кәгазьләрдә дә Семёнов белән бергә Тамбов өлкәсеннән Дмитрий Моисеев, Казахстаннан Зулкаш Бисеналиев һәм Александр Андросовның җәзалап үтерелгәне күрсәтелгән. Зулкаш Бисеналиевне дә оныгы Самат эзләткәне ачыклана. Шулай итеп, уртак көч белән разведчик бабайлары язмышын ачыклауны дәвам итә.
Мемориал ачылды
Совет разведчиклары җәзалап үтерелгән урында төзелеш планлаштырылган, шунлыктан, 2021 елны Ровенькиның ул чагындагы җитәкчелеге рөхсәте белән, Нижняя Серебрянка авылының изге Тихон Задонский храмы янәшәсендә батырларга һәйкәл салу турында килешенә. Тиздән һәйкәл калыкты, әмма анда һәлак булганнарның исем-фамилияләре язылмый. Шунлыктан, азатлык солдаты һәйкәле янында мемориал ясап куярга дигән фикергә килә Морозовлар. Махсус хәрби операция башланганга күрә, бу берничә елга тоткарлана. Ниһаять, быел 5 авгутта Николай Морозов, туганы Анатолий Морозов, аның улы Вадим һәм Владимир Харитонов — дүртесе бергә шушы мемориалны төзи.
Аны ачу тантанасы 25 октябрьдә була. Хәрби операциядәге якташлары, Ровеньки округы башлыгы Татьяна Киричкова, Казаннан Тихвин чиркәве настоятеле протоиерей Алексий Колчерин, «За Победу! Казань» хәйрия оешмасы директоры Евгения Коцарь, Владимир Харитонов, Вадим Морозов һәм башкалар катнашында уза ул. Башта әле чиркәүдә, яуда һәлак булган сугышчылар истәлегенә панихида була. Округ приходы благочинные бәхиллеге белән, аны священниклар Александр — славян, ә Алексий Колчерин чиркәү-керәшен телләрендә уздыра. Без чиркәүдән чыгуга, мемориал янына мәктәп укучылары, җирле халык — барлыгы 100гә якын кеше җыела.

Питрәч районының Керәшен Сәрдәсе авыл җирлеге башлыгы Никлай Морозов тантанада чыгыш ясаганда, 82 ел узуга карамастан, разведчик бабайларыбыз батырлыгын хәтерләүләре һәм буыннан-буынга тапшырып калдырулары өчен Нижняя Серебрянка халкына рәхмәт белдерә. Җиңүнең 80 еллыгында бабайлары исемен мемориал аша мәңгеләштерүдәге ярдәмнәре өчен җирле администрациягә рәхмәт җиткерә. Бүгенге көндә беренчел бурычның СВОдагы егетләргә булышу икәнен телгә алып, аларга гуманитар ярдәм буларак, өч машина һәм Казан, Чаллы, Әлмәт, Түбән Кама, Мәскәүдә җыелган гуманитар йөк алып килүләрен әйтә.
Постаменты да, үзе дә кара граниттан ясалган мемориалга ябылган ал тукыманы Верхняя Серебрянка авыл җирлеге башлыгы Лариса Улезько белән икесе акрын гына шудырып төшерәләр. «Родина помнит своих героев. Память отсанется в наших сердцах» дип язылган мемориал уртасында — Ватан сугышы ордены, ә аның ике ягында батыр разведчиклар Михаил Семёнов, Дмитрий Моисеев, Зулкаш Бисеналиев, Александр Андоросов исемнәре. Автоматлардан бирелгән залп разведчик бабайларыбыз батырлыгы онытылмаска тиешлеген искәртү булып яңгырый. Уртак Ватаныбыз өчен яу кырында һәлак булганнарга хөрмәт билгесе буларак, мемориалга чәчәкләр салына.
Сугышчыларга — машиналар
Лисичанск ягында хәрби бурыч үтәүче Питрәч егетләренә якташлары алып килгән машиналарны тапшыру да дулкынландыргыч була. «Шевроле-Нива» һәм УАЗ кабиналарына «Кызыл Байрак» ордены ясалган, «Михаил Семёнов» дип язылган.
Икесен — Питрәч районы башлыгы Рәис Сөләйманов җитәкчелегендә хезмәткәрләр администрациясе, берсен Михаил бабай оныгының улы Вадим Морозов биргән ике машина алданрак җибәрелгән иде, алар инде хәрби бурыч үтәүдә ярдәм итә.
«Нива» рулендәге «Броня» позывнойлы егет туган яктан гуманитар йөк ташулары, үзләренә өченче машинаны китергәннәре өчен рәхмәт әйтә. Татарстан төбәк керәшен иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Иван Егоров, башка якташлар җибәргән күчтәнәчләрне төяп юлга кузгалганда,«Расположениегә хәзер сугышчан иптәшем «Семён» белән бергә кайтам», — дип саубуллашты ул.
Белгород якларыннан йөреп кайткан, Николай Васильевич: «2023 ел башында махсус операциядәге якташларга илткән «Семёныч»-УАЗ фронтта үз бурычын үтәде. Пулялардан тишкәләнеп беткән машинаны алып кайтып, авылдагы һәйкәл янәшәсенә куярга, аңа алмашка УАЗ җибәрергә уйлыйбыз. Бу яуда да җиңү безнең якта булыр. Без, тыныч тормыштагылар, гуманитар ярдәм аша, фронттагы якташларга туган як ышанычын җиткерәбез», – диде.
Фото шәхси архивтан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев