Монайда хәйрия концерты булган
Хәбәрләр

Монайда хәйрия концерты булган

7 июльдә Менделеевск районының Монай авылы мәйданы территориясендә, махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм йөзеннән, «Шурави»төркеменең хәйрия концерты булды.

7 июль көнне Менделеевск районының Монай авылында үзенчәлекле вакыйга булды: махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итү максатыннан. "Шурави" төркеме  чыгыш ясады.

Әлеге хәйрия концерты бары тик күңел ачу гына түгел, ә Ватанны саклаучыларга булган ихтирамның  мактауга лаеклы бер мисалы булды. Концертта катнашучылар һәм тамашачылар бер максатка – Россиянең иминлеге өчен көрәшүчеләргә рәхмәт белдерү теләгендә берләштеләр. Монай авылы клубы җитәкчесе Надежда Бакаева сүзләренчә, "Шурави" төркеме танылган совет җырларын гына түгел, ә хәзерге заман рухын һәм илебез өчен әһәмиятле вакыйгаларны чагылдырган яңа әсәрләрне дә башкарды.

«Концерттан кергән барлык акча махсус хәрби операциядә катнашучыларга гуманитар ярдәм күрсәтүгә юнәлтелде. Бу – һәркемнең үз өлешен кертү, солдатларны кирәк-ярак белән тәэмин итү, аларның рухын күтәрү мөмкинлеге. Монай авылы халкы бу игелекле эшкә битараф калмады. Кешеләр җырларны бергәләп җырладылар, кул чаптылар, рәхмәт сүзләрен җиткерделәр, – дип сөйләде Монай авылы клуб җитәкчесе Надежда Бакаева.

Фотолар Монай авылы клубыннан.


Нет комментариев