Монайда традицион Авыл көне узды
14 июньдә Менделеевск районының Монай авылында елдагыча Авыл көнен бәйрәм иттеләр.
Быел Авыл көне Ватан сакчылары елына һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган. Бәйрәм белән котлау өчен Менделеев муниципаль районы башлыгы урынбасары Ләйсән Галеева һәм Монай авыл җирлеге башлыгы Руслан Кириллов та килгән.
Елдагыча, бәйрәм барышында, сугыш чоры балаларын, авылның олы яшьтәге һәм иң кечкенә кешеләрен, яшь һәм озак бергә яшәүче гаиләләрне котлаганнар. Шулай ук, махсус хәрби операциядә катнашкан егетләрнең әти-әниләренә рәхмәт сүзләре җиткергәннәр. 11 классны тәмамлаган, 1 класска керүче балаларны да онытмаганнар, аларны да котлап, теләкләр әйткәннәр.
Яшел аланда зурлар һәм балалар өчен төрле күңел ачу мәйданчыклары эшләде. Монайлылар һәм кунаклар уеннарда, бәйгеләрдә катнашканнар.
«Авыл көне күңелле үтте. Яңгыр һәм яшенгә карамастан, авыл халкы һәм кунаклар төрле конкурсларда катнашты. Һәр кеше өенә бүләк белән кайттып китте. Гадәттәгечә, бәйрәм дискотека һәм учак ягу белән тәмамланды», – дип яза оештыручылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев