Монайда махсус хәрби операциядәгеләр өчен ярдәм әзерләделәр
Хәбәрләр

Монайда махсус хәрби операциядәгеләр өчен ярдәм әзерләделәр

Махсус хәрби операциядәгеләргә ярдәмнең мөһим булуын һәркем аңлый һәм һәркем үз өлешен кертергә тырыша.

Менделеевск районының Монай авылында яшәүче карендәшләребез дә ярдәм әзерләүдән читтә калмый.

“Бүген дә иртәнге сәгатьләрдән безнең клубта эш кайнады.  Фронттагылар өчен ашның чираттагы төрләре әзерләнде. Ярдәм итү теләге белән янып йөрүчеләр командасы, безнең илебез бөтенлеген саклаучылар өчен, йөрәк җылысын кушып, коры аш, үләннәрдән чәй әзерләделәр, токмач кистеләр.

Бу изге эштә катнашучы барлык авылдашларга рәхмәт”, – дип язды Монай авылы клуб җитәкчесе Надежда Бакаева.


Нет комментариев