Монай авылында иске чачауникы яңарттылар
Менделеевск районының Монай авылында чачауниклар күп булган. Авыл өлкәннәре моны яхшы хәтерли.
Халык чачауниклар янына тукталып иман әйткән, теләк теләгән. Ләкин вакыт үтү белән аларның кайберләре югалган.
“Күптән түгел генә мәдәният йорты хезмәткәре Любовь Калягина ярдәме белән бер чачауник урыны табылды, ул клуб янында, таллыкларда урнашкан булган. Кызганычка, вакытның күп үтүе, аның каралмыйча торуы, начар хәлгә китергән. Без священник белән сөйләштек һәм шундый карар кабул иттек: искесен яңартмыйча, изге урынга яңа кечкенә чачауник куярга.
Башта чүп-чарны җыйдык, изге урын өчен территорияне чистарттык. Чистарту вакытында иске чачауник урынында борынгы тәңкәләр һәм тәре табылды. Кем белә, алар күпме иман ишеткәннәрдер…
Ә алтын куллы Анатолий Феодоровка, аеруча зур рәхмәт, ул иң авыр эшне үз өстенә алып, яңа чачауник ясады”, – дип хәбәр итте мәдәният йорты хезмәткәре Надежда Бакаева.
Озакламый чачауникка тәреләр дә куелачак һәм аруландырылачак.




Любовь Калягина фотолары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев