Минзәләдән комбайнчы Владислав Гарнышев урып-җыюда беренче урында бара
«Кадрәк» җитештерү комплексы управляющие Илдар Әкбаров урып-җыю барышы белән таныштырды. Уракка төшкән көннән алып 28 июльгә кадәр барлыгы 1 мең 517 гектар мәйданда бөртеклеләр суктырылган, 73 мең 249 центнер уңыш чыккан.
Язгы һәм көзге бодайны суктыру буенча районда беренче урында комбайнчы Владислав Гарнышев бара. Ул үзенең «Lexion 670» комбайнында бер көнгә 30 гектарга якын мәйданда ашлык суктыра. Гектарына уртача 50 центнер уңыш чыга. Урып-җыюга төшкән көннән алып, июль азагына кадәр 337,5 гектар мәйданда ашлык суктырып, 16 мең 184 центнер уңыш алган.
Урып-җыюда эшләүче комбайнчылар арасында Владиславның бертуган энесе Михаил да бар. Ул да сынатмый, «Tucano 430» комбайнында шушы көнгә кадәр 158,5 гектар мәйданда ашлык суктырып, 7 мең 867 центнер бөртеклеләрне амбарга озаткан.
Владислав үзе гаиләсе белән Чаллыда тора, ә әти-әниләре Кадрәктә яши. Әтисе Владимир да мехнизатор. Ул «New Holland TJ 430» тракторында язгы чәчүдә дә, көзге туңга сөрүдә дә тырышып эшли.
Фото: Мензеля онлайн
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев