Минзәлә һәм Чистай районы авылларында Покрау бәйрәмен билгеләп үттеләр
Покрау, чиркәү кануннары буенча, Алла Анасының Бөркәнчегенә багышланган бәйрәм булса, борынгы халык йолалары буенча - табигатькә көзен тау итү.
Керәшеннәрдә бу бәйрәмгә "Покрау пиругы" пешермәгән кеше сирәктер. Покрау һәр елны – 14 октябрьдә уздырыла. Православие буенча, бу бәйрәмнең тарихы да X гасырга ук барып тоташа.
– Византияне басып алу вакыты - 910 еллар. Константинополь шәһәренә һөҗүм итәләр. Октябрьнең беренче көне, яңа стиль белән 14е, Константинопольнең Влахернски храмында иман укучыларга Изге Кыз Мария күренә. Алла Анасы һәм аның тирәсендәге апостоллар, пәйгамбәрләр, фәрештәләрне беренчеләрдән булып Андрей Юродивый белән аның укучысы Епифаний күрә. Изге Кыз өстендәге Бөркәнчеген салып храм эчендәгеләр өстенә каплый. Ул чиркәүдә булганда әлеге Бөркәнчекне күреп булса, Изге Кыз Мария храмнан югалгач Аның Бөркәнчеге үтә күренмәлегә әйләнә, тик саклау үзлеген югалтмый.
Алла Анасы күренү турындагы хәбәр тиз арада бөтен шәһәргә таралып өлгерә һәм кешеләрдә җиңүгә өмет уята. Чынлап та, бераз вакыттан соң, басып алучылар чигенә башлый, – дип аңлатыла изге кенәгәләрдә.

Покрау табынының түрендә камырдан ясалган тәм-томнар тора. Балан, кәбестә, кишер һәм башка яшелчә-җимешләрдән пешерелгән пирог – бәйрәмнең төп бизәге. Покрау якыннар, туганнар белән бергә үткәрелә торган бәйрәмнәрнең берсе.
Минзәлә районының Яңа Мәлкән мәдәният йортында да матур бәйрәм кичәсе оештырганнар.
«Без "Покрау утырмасы" ясап алдык әле: үзебез пешергән покрау пируклары белән чәй эчтек, Гөлнара покрау сынамышлары белән таныштырды, Дмитрий дәдәй элек авылыбызда бу бәйрәмнең ничек үтүе турында кызыклы истәлекләр сөйләде», – дип язды мәдәният йорты җитәкчесе Светлана Упаева.

Чистай районының Бахта авылы клубы хезмәткәрләре дә:
Покрау бәйрәмендә - көзге уңыш өчен тау иткәннәр. Элек-электән бу көнне безнең якларда кабак, кишер, кәбестә бөккәннәре пешереп, туганнар бер-берсен кунакка чакырып бәйрәм иткәннәр. Без дә бу бәйрәмне шулай кунак чакырып билгеләп уздык», – диде алар.

Мизәлә районының Түбән Юшады мәдәният йорты җитәкчесе Наталья Чепкасова да:
«Покрау бәйрәмен үткәрмичә калганыбыз юк. Тәмле пируклар пешерәбез. Покрау бит ул халык традициясендә көзнең һәм кышның очрашуын, авыл хуҗалыгы эшләренең тәмамлануын һәм туйлар, кичке уеннар сезонының башлануын билгеләп үтә», – диде.

Наталья Чепкасова, Венера Миняева, Светлана Упаева фотолары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев