Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

«Мин – җан – туфрак» музыкаль спектакленең матбугат конференциясе узды

Бүген, “Татмедиа”нең конференцияләр залында Ватанны саклаучы елы уңаеннан иҗат ителгән “Мин – җан – туфрак” музыкаль спектакле премьерасына багышланган матбугат конференциясе узды.

Конференциядә спектакль авторларының берсе Луиза Янсуар, төп рольләрдә уйнаячак Олег Фазылҗанов, К.Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма театры артисты Илфак Хафизов һәм Я.Емельянов мәдәни үзәк директоры Людмила Белоусова катнашты. Аларны журналистлар зур кызыксыну белән тыңлап, үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр.

Конференцияне ачып, Людмила Даниловна:

“Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәк Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан күп кенә чаралар үткәрде. Моның өчен алдан әзерлек эшләре алып барылды. Узган елның декабрендә “Герои-Кряшены” китабыбыз дөнья күрде. Карендәшләребез арасында геройлар күп. Шулай ук, “Батырлык, Горурлык, Дан” дигән зур күргәзмә дә оештырдык. “Мин – җан – туфрак” проекты – шул ук программага кертелгән чара. Ул Татарстан мәдәният министрлыгы ярдәме белән башкарылды. Башта ук, әлеге чараны оештыру өчен, талантлы шагыйрәбез, прозаик Луиза Янсуарга мөрәҗәгать иттек. Без аны патриотик концерт кына булыр дип тотынган идек, ул зур бер проектка әйләнде”, – дип сөйләде.

Сүзне Луиза Янсуар дәвам итте:

“Без әлеге идеягә нәкъ “Герои-Кряшены” китабы буенча килдек. Безнең геройлар арасында исемнәре бик үк танылмаганнары да бар. Ләкин аларының да хатлары авыллардагы ишек башларында, көзге артларында бик кадерләп сакланган. Кайберләрен якыннары безнең керәшен йортына китереп тапшырганнар. Аларны укып, һәркайсы турында үзе бер роман язарлык. Һәрберсендә кеше язмышы – бар сугыштан кайтканнары, бар каһарманнарча һәлак булганнары. Бөек Ватан сугышы герое исемен алып, бар дөньяга билгеле булмасалар да, үз ватаны өчен үз-үзләрен аямыйча көрәшкәннәр алар. Үз җирләре, үз туфраклары алар өчен никадәр кадерле булуын раслаганнар. Баштарак документаль формада гына булыр дип уйласак та, бүгенге көндә халык өчен ул чорны тулысынча тою җитеп бетмәгәнен аңлап, спектаклебезне музыкаль формат белән бәйләнештә алып барырга булдык. “Мин – җан – туфрак” музыкаль спектакленең режиссеры – Резеда Гарипова. Төп рольләрдә: Олег Фазылҗанов, Илфак Хафизов, Аграфена Васильева, Альбина Ногманова, Иван Пугачев, Савелий Пугачев. Шулай ук, «Бәрмәнчек» дәүләт фольклор ансамбле һәм керәшен фольклор коллективлары да катнашачак”.

Илфак Хафизов якын дуслары арасында керәшеннәр булса да, керәшеннәр турындагы спектакльдә төп рольдә уйнарга туры килер дип уйламаган.

“Чакыргач, күңелдә шик тә туды, булдыра алырмынмы. Сөйләмдә дә, авазларда да аермалыклар бар. Ә сценарийны күргәч, зур кызыксыну белән алындым бу эшкә. Чөнки безнең якта да “җ”лаштырып сөйләшәләр, – дип сөйли башлады Илфак. – Спектакльдәге һәр эпизодтан җыр агыла, шул ук өлештә керәшен егете белән керәшен кызы арасындагы мөнәсәбәт тә, мәхәббәт тә, аларның гади тормышы да ачыла. Анда бер тулы романлык йола да, фаҗига дә, язмыш та язылган”.

Татарстанның халык артисты Олег Фарукович:

“Спектакльдәге җыелма образлар халыкның асылын ача. “Мин – җан – туфрак”та куелган сораулар һәр халыкны да борчый, мондагы образларда керәшеннәр генә түгел, һәр кеше үзенең элгәреге буын кешеләрен күзаллый ала. Һәр кешедә нәсел башы, үз нәселенә тигән сугыш яралары бар. Исеменнән үк аңлашылганча, үз туган туфрагыңның кадерен белеп, илеңне хөрмәт итеп яшәргә кирәк”.

Конференция барышында журналистлар әлеге спектакль бер генә тапкыр күрсәтеләчәкме дигән сорау белән мөрәҗәгать иттеләр. Людмила Даниловна:

“Киләчәктә дә спектаклебез үз урынын табыр, әле тагын сәхнәләргә куелыр дигән өметтә без”, – дип җавап бирде.

Ә инде билет бәяләренең очсыз гына булуы турында кызыксынучыларга, бу безнең “аренда түләвенә генә китәчәк. Бәясен күтәрү турында уйламадык, халык килсен. Уйландырырлык, үткәннәрне искә төшерерлек спектаклебезне караучылар саны күп булуын телибез”, – диделәр. Спектакль 12 октябрь көнне «Чулпан» мәдәни үзәгендә куелачак.

Алиса Әхмәтшина фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев