Туганайлар

Татарстан

18+
Хәбәрләр

Мигрант балаларын рус теленнән тест уздырып мәктәпкә алу турындагы закон үз көченә керде

1 апрельдә, мигрантларның рус теленнән тестны уңышлы тапшырмаган балаларын мәктәпкә кабул итүне тыючы закон үз көченә керде.

Документны РФ Президенты Владимир Путин 2024 елның 28 декабрендә имзалады. Аның нигезендә, чит ил кешеләренә «башлангыч гомуми, төп гомуми һәм урта гомуми белем бирү программалары буенча» белем алу өчен дәүләт яки муниципаль гомуми белем бирү оешмасында «рус телен әлеге белем бирү программаларын үзләштерү өчен җитәрлек дәрәҗәдә белүне тикшерүче тестны» уңышлы узарга кирәк.

Тестны уздыру тәртибен РФ Мәгариф министрлыгы билгели. Министрлык 14 мартта чыгарган боерык нигезендә, мәктәпкә кабул итү алдыннан рус теленнән үткәрелгән имтиханда мигрантларның балалары өчен «канәгатьләндерерлек» билгесе укырга керү өчен җитәрлек күрсәткеч дип саналачак.

Тест уздыру вариантлары гомуми белем бирү мәктәбенең һәр сыйныфына укырга керүчеләр өчен каралган. Беренче сыйныфка керү өчен сөйләү, тыңлау һәм сөйләмне аңлау күнекмәләрен, лексико-грамматик белемнәрне күрсәтергә кирәк. Икенче сыйныфтан уку һәм язу күнекмәләрен тикшерү өчен биремнәр өстәлә, дип билгеләп үтә «Интерфакс» Россия Мәгариф министрлыгы матбугат хезмәтенә сылтама белән.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев