Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Менделеевскның яшь йолдызы: Яна Шалаумова үзенең беренче җырын тәкъдим итте

Яна Шалаумова «Эх, дусларым»дигән яңа җыры белән сөендерде. Аның тәүге җыры музыкаль мәйданчыкларда чыкты.

«Эх, дусларым җыры» тулы бер команда, Яна һәм аның әнисенең уртак эш нәтиҗәсе. Профессионаллар белән җырның көен, сүзләрен яза, әнисе белән бергә фотосессия һәм җырны халыкка тәкъдим итү өчен образны җентекләп уйлый. Әлеге җырны чыгару Яна Шалаумованың иҗатында мөһим этап, алга зур адым атлау дигән сүз.

Талантлы башкаручы репертуарында рус һәм татар, керәшен җырлары бар. Ул район, республика, бөтенроссия һәм халыкара конкурслар җиңүчесе, Татарстан Республикасының керәшен яшьләр хәрәкәте активисты. Күптән түгел Яна Грозный шәһәрендә (Чечня Республикасы) узган конкурста Менделеевскны лаеклы тәкъдим итте һәм I дәрәҗә лауреаты булды.

Хәзер Яна Алабуга мәдәният һәм сәнгать колледжында вокал юнәлеше буенча белем ала. Киләчәккә зур планнарын кора. Иң зур хыялларының берсе –  «Голос» проектына эләгү. Моннан тыш, Яна бер сәхнәдә танылган татар артистлары һәм Россия эстрадасы йолдызлары, мәсәлән, җырчы Пелагея белән дә чыгыш ясарга хыяллана. Сүз уңаеннан, аны күпләр Пелагияга ошата икән.

Аделина Миронова фотосы

Менделеевск яңалыклары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев