Менделеевскида «Гасырлар авазы гаилә тарихында» фестиваленең муниципаль этабы җиңүчеләре билгеләнде
Россия халыклары бердәмлеге елына багышланган чара үз тамырлары турындагы истәлекне саклаучы гаилә династияләрен җыйды. Менделеевскида «Гасырлар авазы гаилә тарихында» фестиваленең муниципаль этабы җиңүчеләре билгеләнде.
С.Гассар исемендәге Мәдәният сараенда «Гасырлар авазы гаилә тарихында — Тарихта без эзлебез» республика ыру агачы фестиваленең муниципаль этабы уздырылды. Әлеге этапны оештыручылар – Татарстан дәүләт архив эше комитеты һәм Менделеевск районы хакимияте. Бәйрәмнең алып баручысы Сетяк авылы клубы мөдире Ясминнур Гыйззәтуллина булды. Шулай ук С.Гассар исемендәге Мәдәният сарае солистлары да матур концерт программасы тәкъдим иттеләр.
Иң яхшы исем өчен өч гаилә династиясе көрәште: марилар Семяковлар һәм Радыгиннар, шулай ук керәшеннәрдән Плотниковлар-Тарасовлар гаиләсе. Төрле буын вәкилләреннән торган командалар ике иҗади сынауны үттеләр. Алар милли һәм гаилә ризыкларын тәкъдим иттеләр, мул һәм хуш исле табыннар әзерләделәр, шулай ук «Таныштырыйк, минем гаиләм, минем нәсел!» конкурсында чыгыш ясадылар. Визит карточкаларында гаиләләр җырладылар, биеделәр, шәҗәрәләрен һәм гаилә киемнәрен презентацияләделәр.
Карендәшләребез Плотниковлар-Тарасовлар гаиләсе икенче урын яулап – (40 000 сумлык сертификатка ия булдылар).

Фотолар: Ясминур Гыйззәтуллина.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев