Менделеевск керәшеннәре — Кытайда
Кытайның Бэйдайхэ шәһәрендә оештырылган «Алтын мәйдан» парад-фестивалендә Менделеевск районының иҗат коллективлары да катнашкан. Алар арасында «Туганайлар» керәшен халык җыр һәм бию ансамбле дә бар.
«Алтын мәйдан»га Россиянең 30 төбәгеннән 72 коллектив барган. Бу, чын мәгънәсендә, ике ил — Россия һәм Кытай арасындагы чын дуслык, мәдәният күпере. «Туганайлар» керәшен ансамбленнән кала, Менделеевск районының С. Гассар исемендәге мәдәният йортыннан «Шаян» халык иҗаты коллективы, «Талларым» татар халык җыры ансамбле, «Веселуха» ансамбле, «Әзер» иҗат төркеме, «Аммоний»иҗат коллективлары да бар.


Фестивальнең беренче конкурс көнендә, Сары диңгез буенда урнашкан бәйрәм сәхнәсендә Менделеевск артистлары чыгыш ясаган. Биредә Менделеевск коллективлары үз яклары йола-гадәтләрен һәм культурасын күрсәтеп, туган шәһәрләрен генә түгел, бөтен Россия данын яклаганнар.
«Алтын мәйдан» фестивале — Россия халыклары мәдәниятенең күптөрле һәм бай булуын күрсәтү, халыкара мәдәни элемтәләрне ныгыту өчен уникаль мәйданчык. Мондый дәрәҗәле фестивальдә катнашу — тәҗрибә туплау, үз коллективыңны һәм илеңне күрсәтү, дөнья халыкларына таныту мөмкинлеге дә.

Фотолар: Менделеевск яңалыклары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев