Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Мәшләктән Анастасия Федорованың кул эшләре - күз явын алырлык

Анастасия Федорова Балык Бистәсе районының Мәшләк авылында яши. Ул төрле төстәге җепләрдән салфеткалар үрә.

Ул үзе Керәшен Казысында туган. Аның белән аралашуы рәхәт:

«Олыгаеп барсам да, күңел гел унсигездә әле; кул эшләреннән тыш, икенче яраткан «хоббием» – шигырь уку. Яттан бик куп беләм, туры килгәндә бәйрәмнәрдә сөйлим. Безнең керәшеннәрне бәйрәмнәрсез күз алдына да китереп булмый. Авылыбыз зур түгел, елдан-ел йортлар, халык саны кими бара. Күбрәк өлкән яшьтәгеләр инде хәзер. Шулай да, клубыбыз эшли, һәр бәйрәм уздырыла, бик теләп катнашабыз, йолаларны онытмыйбыз, балаларның да күңелләренә салырга тырышабыз», – дип сөйләде ул.

Анастасия Федорованың өч баласы, дүрт оныгы бар.

«Олы кызымның ире, үзебезнең авылдан, керәшен егете. Улымның хатыны – татар кызы, кече кызымның ире – рус кешесе. Бөтенесе дә бик матур яшиләр. Үземнең күңел җылымны кушып бәйләгән кул эшләремне балаларга, якыннарга бүләк итәм. Балаларым үзләре дә кул эшләренә осталар, шулай да мин биргәннәрен дә кадерләп саклыйлар», – дип ассызыклады Анастасия Федорова.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев