Марина Карпова: «СВОдагы егетләр землянкадан «Балтырган»ны җырлап, видео яздырып җибәрәләр»
Татарстанның атказанган артисты, карендәшебез Марина Карпова берничә тапкыр махсус хәрби операция зонасында булып кайтканын беләбез. Бу хакта, Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәктә булган очрашуда да сөйләгән.
Моннан 3 ел элек, мобилизация башлангач, минем икетуган энем дә шунда китте. Ул әле дә махсус хәрби операция зонасында. Әлеге хәл минем гаиләмә дә кагылды дип әйтәсем килә. Хәтерләсәгез, егетләрне шул зонага җибәргәнче, алар өчен Казанда концертлар булды. Ноябрь-декабрь айлары булгандыр, мине шундый концертта чыгыш ясарга чакырдылар. Анда ир-егетләр әти-әнисе, хатыны, балалары, дуслары белән саубуллашканны күреп, күз яшьләрен тыеп торып булмады...
Берничә ел узгач, махсус хәрби операция зонасындагы егетләр алдында җырларга тәкъдим ителәр. Ризалаштым. Ул якларга барлыгы 4 тапкыр бардым. Бер баруда 11 көн концерт куябыз. Концерт дигәне, зур мәдәният йортларында түгел, ә кыр шартларында, окопларда, землянкаларда уза. Кайчандыр Казаннан җырлап озаткан егетләрне анда исән-сау күрү — үзе бер шатлык. Аларны үз туганың кебек кабул итәсең.
Бу хакта әйткәнем булды, анда үзебезнең 2 керәшен егетен дә очраттым әле. Алар мине социаль челтәрдә карап баралар, алар белән элемтәне югалтмыйбыз. Егетләр землянкадан керәшен җыруы «Балтырган»ны җырлап, видео яздырып җибәрәләр, анысы аеруча сөендерә. Димәк, мин бу тормышта дөрес юлдан барам. Минем җырларым аларга булыша, күңелләренә ниндидер яктылык бирә дигән сүз.
Махсус хәрби операция зонасына барган саен, син андагы тормыш турында күбрәк беләсең, шуңа да, курку хисе дә көчле. Мин үзем дә әни кеше, үзем дә кемнеңдер баласы бит. Ләкин, курыксам да, барам.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев