Марина Карпова СВО зонасында карендәшләребез белән очрашып кайтты
Ватан сакчысы көне алдыннан, махсус хәрби операция зонасына Татарстаннан киткән һәм хәзерге вакытта булган ир-егетләр янына барып, аларны бәйрәм белән котлап, концерт куеп кайттылар.
Хәрби бурычын үтәгәндә күрсәткән батырлыклары һәм кыюлыклары өчен, махсус хәрби зонадагы якташларыбызга «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» орден медальләре тапшырылган. Бүләкләү тантанасыннан соң, бәйрәм концерты күрсәтелгән. СВОдагы егетләр янына барган артистлар арасында карендәшебез, танылган җырчы Марина Карпова да булган. Марина ул зонада еш бара, үзенең җырлары белән егетләрне рухландырып, үз туганнарыдай аралашып, аларга көч, ныклык биреп кайта.
Бу баруында Марина ике керәшен егетен очраткан. Берсе – Питрәч егете Виктор, икенчесе – Балтач районының Дорга авылыннан Сергей.
«Бу – минем өченче тапкыр баруым. Бу юлы 10 көнгә бардык. Анда үзебезнең керәшен егетләрен дә очраттым. Бу махсус зонада яшәүнең, безнең гадәти тормышның никадәр матур икәнен аңлыйсың», – дип яза Марина социаль челтәрләрдә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев