Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Мария Михайлованы дәдәсенең балалары кадер-хөрмәттә яшәтә

Казан шәһәренең Нагорный поселогында яшәүче Мария Михайлова ил хуҗалыгын торгызуга, туган авылы һәм районы тормышын яхшыртуга үз кул көчен керткән тыл ветераны.

Мария Ильинична сугышның беренче көннәреннән алып лаеклы ялга кадәрге хезмәте, туган җанлы булуы белән авылдашларының олы хөрмәтен яулаган. Хәзерге вакытта ул Казанда, олы дәдәсе Степанның балаларында яши.

Гомере авыл җирендә үткән кеше күңелендә җирсү беркайчан да бетми шул инде ул. 1928 елның сентябрендә гаиләдәге дүрт баланың төпчеге булып дөньяга килгән Мария Кибәчтән читкә чыкмаган, гомере эштә үткән. 

Олы дәдәсе Степан белән әтисе фронтка алынып, ут эченнән исән-сау йөреп кайталар. Сугыш башлангач, әнисе Мария һәм бертуган туталары Ольга, Ксения кебек үк, унике яшьлек Мария дә эшкә җигелә — фермада бозаулар, таналар карый. Җәйгелектә терлекләрне көтүлеккә озаткач, бригададагы төрле эшкә йөри. 

Дәдәсе Мария исемле кызга өйләнә. Шулай итеп, өйдә өч Мария үзара тату гына гомер кичерәләр. Кияүгә чыкмаган Мария дәдәсе белән җиңгәсенең бер-бер артлы туган тугыз баласын карап үстерешә. Лаеклы ялга китәр алдыннан «Совет» колхозы идарәсендә җыештыручы булып эшли. Мария исемле адашы белән төнге дежурда да тора. Ул елларда әле авылда идарәдә генә телефон була. Район үзәгеннән төнлә шалтыратсалар, сәгате-минуты белән җитәкчеләргә хәбәр итәргә тиеш була дежур торучылар. 

Тыл фидакаре, ветеран Мария Михайлова — ил хуҗалыгын торгызуга, туган авылы һәм районы тормышын яхшыртуга үз кул көчен керткән тыл ветераны. Авылдашлары аны бүген дә хөрмәт белән искә ала: «Олыгайган көнендә үз игелеге үзенә әйләнеп кайтты. Дәдәсенең үзе кадерләп, эшкә өйрәтеп үстергән балалары бүген Мария түтине кадер-хөрмәттә яшәтә».

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев