Марафончы Ирина Калмыкова балаларны Тройсын һәм Питрау бәйрәме белән таныштырган
Түбән Кама шәһәренең «Апуш» үзәк балалар китапханәсе хезмәткәре, карендәшебез Ирина Калмыкова 47нче балалар бакчасында балалар белән Тройсын һәм Питрау бәйрәмнәрен турында әңгәмә үткәргән.
Керәшеннәрне күңелле җырулар, уеннардан башка күз алдына китерерү мөмкин түгел. Һәр бәйрәмнең дә үз йоласы, үз җырулары була. Шуны исәпкә алып, Түбән Камадан карендәшебез Ирина Калмыкова шәһәрдәге балалар бакчасында милли бәйрәмнәребез – Тройсын һәм Питрау турында әңгәмә үткәргән.
Малайлар һәм кызлар әлеге бәйрәнәр турында тулырак белгәч, «Кулъяулык салу» һәм «Чүкетә» уеннарын уйнаганнар.
Ирина Дмитриевна бәйрәмнәр турында гына түгел, ә үзе киеп килгән керәшен күлмәге, бизәнү әйберләре турында да сөйләгән. Балалар аеруча тамаксаны кызыксынып караганнар.
Фотолар Ирина Калмыкова архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев