Марафончы Елена Даниловадан үткәннәргә хат
Марафонның бер көне - «Үткәннәргә хат» дип аталды. Казаннан Елена Данилова Бөек Ватан сугышында хәбәрсез югалган бабамасына язган хаты.
2025 нче елдан хат юллыйм. Бу елны илебездә «Ватанны саклаучылар елы», дип игълан иттеләр. (Хәзер шулай һәр елны нинди дә булса вакыйгаларга, өстенлек биреп, атама бирәләр).
2025 ел- Бөек Ватан сугышы тәмамлануның, җиңү яулауның 80 еллык юбилей елы да әле. Син генә күрә алмагансың ул көннәрне. Бик күп нәрсәләр үзгәрде шул.
Бабаем, без – синең нәсел дәвамчыларың. 4 нче, 5 нче буының булабыз инде. Ә менә син яшь чагында утырткан каен агачын күрсәәәң... Ул шундый биек булып үсте. Әйтерсең лә нәсел агачы. Без сине гел искә алабыз, бабаем. Бабай, дигәч тә, син бит мәңге яшьлегеңдә калгансың. Сугышка киткәндә, яңа гына туып калган малаең да, аннан олыраклары да мәңгелеккә киттеләр инде арабыздан.
Фотосурәтеңне күргәнем булмаса да, сине көчле һәм батыр итеп күзалдына китерәмен. Әбиебез сине бик акыллы һәм башлы кеше иде, дип искә алды гел.
Эх... Кабереңне дә белмибез бит. Синең улың- минем әниемнең әтисе (җырак бабай) җиңү бәйрәме саен синең өчен йөрәге әрни иде. «Әтиләре исән кайтканнар бәхетле, ә без әти, дип әйтергә зар җыладык. Сугыштан соң авылга бер генә солдат кайтканын күрсәк тә, безнең әти түгел микән дип, аңа каршы чаба идек... »
Юк шул. Кайтмагансың... Син утырткан каенга сарылып җылаган әбиебез. Шул агач аркылы, әйтерсең лә, син көч биргәнсең. Бүгенге көндә, нәсел тамырларын онытмыйча, хатирәләрне яңартып, балаларга сөйлибез.
Үзебезнең гореф — гадәтләребезне саклап яшәргә тырышабыз. Туган авылның, туган нигезнең кадерен онытырга безнең хакыбыз юк!
Үткәннәрдән гыйбрәт алып, буыннардан буыннарга тапшырылган мирасны түкми-чәчми саклау һәм аны киләчәккә тапшыру безнең бурычыбыз!
Рәхмәт СЕЗГӘ! Гомерегез бәрабәренә җиңүне якыйнайткансыз.
Үткәннәрем, онытмабыз сезне.
Онытырга һич тә ярамый.
Үз каннарын коеп, җан биргәннәр.
Хәбәрсез югалганнар, җанны яралый.
Үткәннәргә язган хатларымны,
Укыр әле берчак киләчәк.
Бу хатларда тарих яши, диеп,
Чын дөресен алар күрәчәк.
Тарихи дөреслекне дә бит,
Исбат итә баллада, дастаннар.
Һәр кешенең үз язмышы, ләкин
Ил язмышы уртак, туганнар.
Ил язмышы хәл ителгән чакта,
Үз язмышын уйлап тормаган.
Утта янган, суга кергән.
Балалары ятим калган.
Әмма тугрылыгын сатмаган
Билгесез солдат кабере-
Меңнәрчә җаннарга бер кабер.
Тынычлап йоклагыз, солдатлар!
Яшь булып, каласыз сез мәңге!
Үткәннәргә хатлар яза-яза
Каралары кипте каләмнең. Саргайдылар кәгазь битләре дә ,
Сүзләрем дә бетте үземнең.
Үткәнәргә язган хатлар,
Тулып ята- бер киштә.
Үткәннәрем, ташламагыз безне...
Язам хатлар...
Иртә дә, кич тә...
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев