Мамадыштан карендәшебез Виктор Спиридонов мактаулы исемгә лаек булды
Мамадыш районы советы утырышында лаеклыларга зур бүләкләр тапшырылды.
Утырышта Татарстан Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин да катнашты. Мамадышның төрле тармак алдынгыларына, җәмәгать эшлеклеләренә, предприятие һәм оешма җитәкчеләренә бүләкләр тапшырылды. Алар арасында карендәшебез, Мамадыш районының Дүсмәт авыл мәдәният йорты карамагындагы «Жингәчәйләр» халык керәшен фольклор коллективы концертмейстеры-аккомпаниаторы Виктор Спиридонов та бар. Татарстан Рәисе Рөстәм Минниханов указы нигезендә аңа «Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре» дигән мактаулы исем бирелде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев