Мамадыштан бертуган Антоновлар шахмат турнирында призлы урыннарны алдылар
Мамадыш шәһәренең «Квантум» балалар иҗат үзәгендә «Ак Барс-Мед» иминият компаниясе призларына районкүләм шахмат турниры узды.
Турнир төрле яшьтәге шахмат сөючеләрне җыйды. Турнир кунаклары арасында Мамадыш шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Артур Гарифуллин; «Ак Барс-Мед» медицина страхованиесе һәм филиаллар үсеше департаменты директоры Алсу Рәхимова, компаниянең коммуникацияләр буенча директоры Гөлнара Шәйдуллина һәм комапаниянең Алабуга филиалы директоры Рем Закиров һәм башкалар бар иде.
Турнирда катнашучылар арасында Мамадыштан бертуган Лиана һәм Вячеслав Антоновлар да булган. Алар икесе дә шәһәрнең 4нче мәктәбендә укый. Шахмат түгәрәгенә инде берничә ел йөриләр, призлы урыннары да шактый. Бу юлы да алар медаль һәм диплом белән бүләкләнделәр.
2008–2012 елда туган шахматчылардан малайлар арасындагы ярышта Вячеслав – 3нче, ә кызлар арасында Лиана 2нче урынны алдылар.
Фотолар шәхси архивтан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев