Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Мамадыштагы «Безнең ишегалды» фестивалендә карендәшләребез дә катнашты

Мамадыштагы «Безнең ишегалды» фестивалендә Россия думасы депутаты Анатолий Иванов, Татарстан дәүләт советы депутаты Марат Әхмәтов, район башлыгы Вадим Никитин һәм башка җитәкчеләр катнашты.

Фестивальгә килүчеләрне керәшен, татар, рус, удмурт һәм мариларның милли фольклор коллективларына йөрүчеләр үз җырулары белән каршы алды. Районның Владимир, Дүсмәт, Комазан башы, Шәдче һәм Җөри авылларының керәшен фольклор ансамбльләре җыелма коллектив буларак чыгыш ясады. Һәр халык үз милли ризыклары куелган табын да әзерләгән иде. Яшьләр дә, олылар да тәмле камыр ашларыннан авыз итте, төрле уеннарда, мастер-классларда катнашты.

Фестивальнең «Юбилейный» спорт комплексындагы рәсми өлешендә җитәкчеләр чыгыш ясады. Аерым алганда, район башлыгы Вадим Никитин «Безнең ишегалды» программасы буенча районда 59 ишегалды (13е — авыл җирендә) төзекләндерелүен әйтте. Быел район республикакүләм 48 программада катнаша. Шул программа буенча, мәктәпләрдәге туклану блокларында, хәрби комиссариат бинасында, район мәдәният йортында — барлыгы 100 социаль объектта төзелеш һәм ремонт бара.

Үз чиратында, Анатолий Иванов шәһәрне төзекләндерү конкурсларында мамадышлыларның күп еллар дәвамында катнашуын, республикада беренчеләрдән булып, Мамадыш шәһәре читендәге Нократ елгасы ярының төзекләндерелүен һәм халыкның яраткан ял урынына әйләнүен искәртте. Республика программалары ярдәмендә, халык тормышы өчен әһәмиятле башка урыннар да төзекләндерелгән. 
Татнана барышында, «Безнең ишегалды» программасын тормышка ашыруда актив катнашкан кешеләргә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның Рәхмәт хатлары тапшырылды. 

Билгеле булганча, бу программа, халыкка уңай тормыш шартлары тудыру максатыннан, Татарстан Рәисенең һәрьяклы хуплавы белән, 2020 елдан гамәлгә ашырыла. Биш ел эчендә республикабызда 5 меңнән артык ишегалды өр-яңадан үзгәртеп ясалган.

Фото: Мамадыш-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев