Мамадышта төбәкчеләрне җыйдылар
Мамадышта узган җыелышның максатлары төбәкчеләрне туплау, аралаштыру, таныштыру, шулай ук, эшләп килүче музейны киңәйтү мөмкинлеге бирелгәнлектән, яңа бинада булачак музейны нинди темага оештыру мәсьәләләре белән уртаклашу иде.
Төбәгебезнең тарихы гаять бай безнең. Тарихыбыз белән кызыксынып, китаплар бастырган кешеләр күп, эзләнү-тикшеренүләр алып барган төбәкчеләр дә шактый. Мамадышның Туган якны өйрәнү музее директоры Алена Петровна Солтанова җитәкчелегендәге 25 кеше катнашкан җыелышның максатлары күп иде: беренчесе төбәкчеләрне туплау, аралаштыру, таныштыру булса, икенчесе — эшләп килүче музейны киңәйтү мөмкинлеге бирелгәнлектән, яңа бинада булачак музейны нинди темага оештыру мәсьәләләре белән уртаклашу. Фикерләр төрле булды. Аның шулай булуы табигый дә, чөнки бәхәстә катнашучы кешеләр саны күбрәк булган саен, фикерләр дә төрлерәк була.
Төбәгебезнең күренекле кешеләре, геройлары күп. Аларның барысының да күренекле шәхес булып формалашуларында аналарының роле бәхәссез. Шуңа да «Ана музее» оештырырга кирәк, дигән тәкъдим барлыгын белә идем инде мин. Биредәге сөйләшү дә, нигездә, шул тирәдә барды.
Мамадыш тарихында тирән эз калдырган дворяннар, морзалар булган, алар да онытылырга тиеш түгел. Бу тәкъдимне Мамадыш тарихын өйрәнүгә зур өлеш керткән, шактый хезмәтләр язган, соңгы вакытта «МамадышЪ» исемле журнал чыгара башлаган төбәкче Евгений Потеряхин җиткерде.
Россия һәм Татарстан язучылар союзлары члены Мансур Сафин бөтенләй көтелмәгән тәкъдим ясады: «Безнең төбәк керәшен авылларына бай. Аларның күп кенә күренекле вәкилләре дә безнең районнан чыккан. Ә нигә керәшеннәр музее ясамаска? — диде ул, — Мин рус телендә «Антология мамадышской поэзии» (Набережные Челны, 2019) дигән китап чыгарган кеше, татарча язылган шигырьләрне рус теленә тәрҗемә итүчесе дә үзем. Анда районыбыздаы 5-6 керәшен шагыйрьләренең иҗат җимешләре дә урын алды. Керәшеннәрдән чыккан геройларны, хезмәт алдынгыларын, сәнгать әһелләрен, сәясәтче, зур җитәкчеләрне санап карасак, бик күп бит алар бездә».
Шулай шул, агартучы Василий Тимофеевыбыз бар, 5 Бөек Ватан сугышы героеның 3се, Социалистик хезмәт геройларының берсе керәшен, сәнгатьтә зур уңыш казанганнары, хезмәт алдынгылары бик күп... Шунысын да әйтеп узу кирәк, рус телендә яңа гына беренче саны чыккан «МамадышЪ» журналында да керәшеннәр турында язма бар. Авторлары — Колышчыдан ирле-хатынлы Максимовлар.
Мансур абый Сафинның бу тәкъдиме хупланырмы, юкмы — анысы икенче мәсьәлә, ләкин хөрмәтле һәм олы шәхес тарафыннан шушындый тәкъдим булуы, халыкча әйтсәк, йөрәккә сары май булып ятты.

Лидия Пасыева,
Мамадыш.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев