Мамадыш сәхнәсендә керәшен йолаларын күрсәттеләр
Мамадыш районда яшәүче халыкларның гореф-гадәтләрен, бәйрәмнәрен чагылдырган «Халкым йолалары» («Обряды моего народа») дип исемләнгән I район конкурсы булды.
Халыклар бердәмлеге елы уңаеннан Мамадыш мәдәният йорты хезмәткәрләре төрле чаралар уздыра. Мамадышыбыз — күпмилләтле район. Биредә яшәүче халыкларның гореф-гадәтләрен, бәйрәмнәрен чагылдырган «Халкым йолалары» («Обряды моего народа») дип исемләнгән I район конкурсын карарга туры килде миңа.
Сәхнәдә рус, татар, удмурт, мари, керәшен халыкларының төрледән-төрле йолалары күрсәтелде. Бәйрәм Гүзәл Шәрифуллина җитәкләгән «Лаборатория» бию коллективының керәшен биюе белән башланып китте. Йола күрсәтү күренешләре районыбызда яшәүче халыкларның аерым һәм күмәк башкарган җыр, бию номерлары белән оста чиратлаштырылгангамы, бәйрәм бер сулышта узды.

Конкурс-концертның өчтән бер өлеше керәшен җыр-биюләре, сәхнәләштергән йолалары алып торды. Комазан башы үзешчәннәре «Өй чуклау» йоласын күрсәтте, Дүсмәт авылыннан килгәннәр «Май чабу»ны тәкъдим итте, дүсмәтлеләрнең «Көмеш тәңкәләр» балалар ансамбле чыгышы да көчле алкышларга күмелде. Район үзәгенең «Урагай» керәшен халык фольклор ансамбле «Солдат каршы алу» йоласын нәкъ үзебезчә — керәшенчә итеп тасвирлады. Район мәдәният йорты каршында эшләп килүче «Нократ бизәкләре» ансамбленең биючеләр төркеме мари биюен тәкъдим итте. Концертта русча, татарча, удмуртча җырлар яңгырады — болары аерым башкарылган номерлар. Конкурста төрле халыкларның «Каз өмәсе», «Су юлы», «Бәрәңге уяту», «Капустные вечерки», «Рождество» йолалары күрсәтелде. Фойеда конкурста катнашкан халыкларның аш-су, кул эшләнмәләреннән бик бай күргәзмә оештырылган иде.



Конкурсның бүләкләү өлеше дә тәмамланып, тамашачы залыннан чыкканда район мәдәният бүлеге хезмәткәре Роза Галкинаны очраттым. «Керәшеннәр өчен горурланып утырдым, Мамадышның «керәшеннәр башкаласы» икәнен тагын бер кат расладылар бүген», — дидем шаярту катыш. Конкурсны оештыруның инициаторы Роза Павловна үзе икән.
«Максатыбыз аны күрсәтү түгел иде, билгеле», — диде ул, — шулай килеп чыкты. Беренчедән, керәшеннәрдә йолалар күбрәк сакланган, икенчедән, керәшен авылы клублары мондый чараларга җитдирәк якын килә. Сүз дә юк, районда керәшен авыллары да күп инде. Монда әле сайлап алу турыннан үткәннәре генә, алар тагын да күбрәк иде».
Беренче район конкурсы бик матур узды. Беренче дигән сүзе булгач, икенчесе, өченчесе — дәвамы булыр дигән өметтә каласы килә.
Лидия Пасыева, Усали авылы.
Автор фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев