Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Мамадыш шәһәрендә яшәүче Дуваловлар йорты шау чәчәккә күмелгән

Мамадышта яшәүче Гөлфинур һәм Николай Дуваловларның йорты җәй айларында матур чәчәк бакчасына әйләнә.

Чәчәкләрне электән шулай күпләп үстеләр. 27 елдан артык конкурсларда катнашабыз, гел призлы урыннар яулыйлар.

«Николай чәчәкләрне миңа караганда да күбрәк ярата. Җәй буе су сибәбез, төпләрен йомшартабыз. Нинди чәчәк бар, барысын да үстереп карадык. Аларны тәрәзәләргә, балконга астык, өй түрен дә бизәдек. Бигрәк тә розалар үстерергә яратабыз», — ди Гөлфинур Дувалова.

Дуваловларның гаилә корганына 50 ел. Икесе дә күптән лаеклы ялда. Ике ул үстергәннәр, дүрт оныклары бар. Гөлфинур апа дүрт авылның тарихына багышлап китаплар да чыгарган. «Чишмәләр иле син, Мамадыш», «Ана бөек исем», «Онытмыйбыз! Хәтерлибез! Горурланабыз!» дигән китаплары дөнья күрде. Хикәя, шигырьләр иҗат итә. Хикәяләр китаплары дөнья күрде. Туган авылы Акман белән тыгыз элемтәдә тора, оештыру эшләрендә актив катнаша, һәрчак ярдәм итәргә тырыша.

Мамадыш-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев