Мамадыш районы Владимир авылында чираттагы «Авыл көне» гөрләп узды
Елдагыча күренекле авылдашларыбыз - Георгий Ибушев, Елена Григорьева, Денис Михайлов, Елизавета Маловалар бәйрәм күрке булды.
Оештыручы Галина Михайлова, Валерий һәм Римма Ивановлар, нәфис сүз һәм җыр осталары - Ольга Чемкина, Венера Нислина, Мария Юзеева, Клара Михайлова, быелгы «Керәшен чибәре» номинанты Кристина Грибакова һәм башка бик күпләр чыгыш ясады.
.jpeg)
«Талир тәңкә» кызларына, пылау пешереп, самавырда чәй кайнатып торучы егетләргә, алдан мәйданны әзерләп куйган авылдашларга, матди ярдәм күрсәткән спонсорларга халык гөрләтеп кул чапты.
Мамадышта яшәүче тегүче туганыбыз Альбина Горбунова шушы бәйрәм өчен туганнарга дип, күлмәкләр тегеп кайткан. Этностильдә керәшен күлмәкләре элементлары кертеп тегелгән күлмәкләр киеп чыктык бәйрәмгә. Үзебезгә дә бик ошады, хатын-кызлар да комплиментлар яудырды: «Кайда тектердегез? Миңа да кирәк!» диючеләр күп булды.

Туганнарыбыз исеменнән Альбина Викторовна Горбуновага матур бәйрәмне тагын да ямьләндергәне өчен зур рәхмәт әйтәбез. Аның кебек инициатива күрсәткән кешеләргә сокланам инде мин.
Бәйрәмнең матурлыгы аны оештыручылардан гына түгел, халыкның үзеннән дә тора шул.
.jpeg)

Лидия Пасыева.
Фото: Айгөл Мөбәрәкшина.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев