Хәбәрләр

Мамадыш районы башлыгы Вадим Никитин СВО зонасына гуманитар йөк озата киткән

Татарстаннан җибәрелгән 300 тонна гуманитар ярдәмнең 30 тоннасын Мамадыш районы җыйган.

Шушы көннәрдә Татарстаннан Лисичанск һәм Рубежное шәһәрләренә, Курск өлкәсенә «Бердәм Россия» партиясе 19 машина кирәк-ярак җыйган. Барлыгы Татарстаннан СВОда катнашучыларга 300 тонна ярдәм киткән.

 

 

Мамадыштан җыелган гуманитар йөкне район башлыгы Вадим Никитин бу юлы  үзе озата киткән. Махсус хәрби операция зонасына аның инде  икенче мәртәбә баруы икән.

– Әле май ахырында гына район халкы ярдәме белән СВО зонасына гуманитар йөк озаткан идек, бүген тагын бу эшне башкарабыз, тагын кирәк-яраклар җыйдык. Безне Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов озатып калды. Бик тә якташ егетләрне күрәсем килә. Яңалыклар белән уртаклашып барырмын», – дип язган Вадим Никитин үзенең ВКонтакте битендә.

 

 


Нет комментариев