Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

«Мамадыш» дигән язулы баш киеме яшьлек дусларын очраштыра

Бу хакта «ВКонтакте» социаль челтәрендәге шәхси битендә Мамадыш районының Никифорово авыл җирлеге башлыгы Сергей Степановның тормыш иптәше Нурия Степанова хәбәр итте.

Гаилә әле күптән түгел генә Ставрополь өлкәсендә ялда булып кайткан. Анда искәртелгән кызыклы вакыйгаларга гап-гади баш киеме сәбәпче булыр дип, үзләре уйлап та карамагандыр әле. Туган җиреннән 1500 чакрым ераклыктагы Пятигорск шәһәрендә ял иткәндә дә, Сергей Николаевич районның патриоты булып кала һәм «Мамадыш» дигән язулы, районның гербы төшерелгән ак төстәге бейсболка киеп йөри. Баш киемендәге язу күп кешене җәлеп итә.

«Сергейның «Мамадыш» логотиблы бейсболкасы чын-чынлап реклама булды. Моңарчы без бер тапкыр да күрмәгән, таныш булмаган кешеләр: «Без сезнең якташларыгыз», — дип, үзләре килеп сәлам бирделәр», — дип яза Нурия Степанова «ВКонтакте»дагы битендә.

Әмма үзенчәлекле бесболка белән бәйле вакыйгалар моның белән генә тәмамланмый. Пятигорск шәһәре урамнарында йөргәндә, баш киемендәге язуга игътибар итүчеләр арасында Нурия апаның 30 елдан артык күрешмәгән яшьлек дусты да була.

«Казаннан 1500 чакрым ераклыкта баш киеме ярдәмендә мин 32 ел буена күрешмәгән дустымны очраттым. Ул әле минем иремнең ерак туганы да булып чыкты. Дөнья чыннан да нинди тар», — дип уртаклаша Нурия Степанова.

Дуслар икесе дә Мамадыш районыннан: Нурия Степанова тумышы белән Югары Соннан булса, аның дус кызы Владимир авылыныкы. Алар бергә 1993нче елда Лаеш авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлаганнар, ә аннары тормыш аларны төрле шәһәрләргә юнәлдерә. Һәм менә, өч дистә елдан артык вакыт узгач, Пятигорсктагы курортта гади бейсболка ярдәме белән очраклы очрашу ике дуска көтелмәгән аралашу мизгелләре бүләк итте.

Мамадыш-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев