Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Мамадыш балалар бакчасында Май чабу бәйрәмен үткәргәннәр

2026 елда Май чабу 16-22 февральгә туры килә. Ул бик борынгы заманнан сакланып килгән, көтеп алынган иң күңелле бәйрәмнәрнең берсе.

Мамадышның «Ләйсән» балалар бакчасында Май Чабу бәйрәмен күңелле итеп үткәргәннәр. Балалар рус,  татар, керәшен,чуваш, мари, удмурт киемнәреннән киенеп килгәннәр. Шулай алар халыклар бердәмлеген, дуслыкны күрсәткәннәр.

Балалар белән бер-берсенең йола-гадәтләрен саклап яшәү турында әңгәмә дә оештырылган.

«Балаларның төрле милләт киемнәрен киеп килүләре үзе бер бәйрәм булды. Аларның йөзләрендәге шатлык, күзләрендәге очкыннар — барысы да халыклар дуслыгының, бердәмлегенең нинди мөһим кыйммәт булуын раслады. Халыкта, әгәр Май чабу атнасын коймаклар пешереп, җырлар-биюләр, күңелле уеннар белән үткәрәсең икән, йортыңа, һичшиксез, бәхет керәчәк, дигән ышану бар. Бәйрәмдә җырлар җырладык, балалар белән төрле ярышлар үткәрдек. «Итекне кем ераграк ыргыта!», «Кызу таба», «Ат ярышы». Ярышларда балалар теләп ярыштылар, көч сынаштылар. Бәйрәм ахырында балаларның битләре кызарган, күңелләре шат иде. Иң мөһиме өстәлдә — тәмле коймаклар», — дип сөйләде тәрбияче Римма Кузнецова.

Римма Кузнецова фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев