Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Мәлкидә кулланучылар җәмгыятенең хисап җыелышы узды

15 январьда Кайбыч районының Мәлки күпфункцияле үзәгендә кулланучылар җәмгыятенең хисап җыелышы уздырылган.

Очрашуда район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, Татпотребсоюз рәисе урынбасары (икътисад һәм инвестицион үсеш буенча) Лилия Шакирова, Мәлки кулланучылар җәмгыяте рәисе Петр Тараканов, Кайбыч икмәк комбинаты директоры Илшат Гатиятуллин, Мәлки, Иске Тәрбит, Чүти, Хуҗа Хәсән, Ульянково, Олы Подберезье авыл җирлекләре башлыклары, авылларда кооперативның участок вәкилләре, сәүдә хезмәткәрләре катнашты.

Җыелыш барышында Петр Тараканов һәм Илшат Гатиятуллин үзләре җитәкләгән коллективларның 2025 елдагы эшләрен анализладылар, агымдагы елга планнар белән таныштырдылар.

Альберт Рәхмәтуллин, Лилия Шакирова үз чыгышларында Мәлки кулланучылар җәмгыяте һәм Кайбыч икмәк комбинаты эшчәнлеген уңай бәяләделәр, киңәшләр бирделәр, уңышлар теләделәр. Фидакарь хезмәтләре өчен хезмәткәрләргә Татпотребсоюзның, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының, район башлыгының Рәхмәт хатлары һәм Мактау грамоталары тапшырылды.

Мингазиз Сөнгатуллин,Кайбицкие зори

Автор фотолары. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев