Хәбәрләр

Мәлки урта мәктәбендә мемориаль такта ачу тантанасы узды

2025 елның 1 сентябрендә, Кайбыч районының Мәлки мәктәбендә, 9 май бәйрәмендәге кебек үк, тагын бер истәлекле вакыйга булды.

Ул – Мәлки мәктәбенең элекке укучыларына, Украинадагы махсус операциядә хәрби бурычын үтәгәндә һәлак булган егетләргә мемеориаль такта ачу.

«Бүген мәктәп коллективы, укучылар батыр егетләребез – Валерьян Петрович Карсаков, Денис Константинович Лутцев, Иван Маркович Лазарев истәлегенә мемориаль такта  ачу тантанасына җыелды. Мемориаль тактаны ачу хокукы хөрмәтле кунакларга –  Кайбыч районы башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Фания Петуховага, Мәлки авыл җирлеге башлыгы Федор Поляковка, әфганчы- Владимир Лебедевка, шулай ук, һәлак булган геройларның туганнарына бирелде», – дип хәбәр иттеләр Мәлки авылы мәктәбеннән.

 

Фотолар Мәлки мәктәбеннән

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны МАХ-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Нет комментариев