Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Мәлки мәктәбендә «Кызыл канәфер» акциясе узды

Кайбыч районының Мәлки авылы мәктәбенең тәрбия һәм балалар иҗтимагый берләшмәләре белән үзара эш итү буенча директор киңәшчесе Анна Петухова укучылар һәм «Россия бөркетләре» программасы остазлары белән бергә “Кызыл канәфер” акциясендә катнаштылар.

Акциянең максаты – укучыларда Ватанны саклаучыларның батырлыгына хөрмәт тәрбияләү һәм геройлар истәлеген саклау. Бу хакта безгә мәктәптәптә башлангыч класслар укытучы Ольга Лазерева сөйләде:

«Чара өч этаптан торды. Беренче этапта Билгесез Солдат көне турында әңгәмә үткәрелде. Укучылар бу истәлекле датаның барлыкка килү тарихы турында белделәр. Россия тарихында чагыштырмача яңа истәлекле бу дата ел саен 3 декабрьдә билгеләп үтелә. Бу көн сугыш кырларында ятып калган һәм исемнәре билгесез булган Советлар Союзы һәм Россия сугышчылары турындагы хәтерне, аларның хәрби һәм үлемсез батырлыгын мәңгеләштерүгә юнәлтелгән. Фикер алышу барышында укучылар ветераннар турында гаилә тарихлары белән уртаклаштылар.Бабайларыбызның яу кырында кылган тиңдәшсез батырлыклары барыбызга олы үрнәк булуын ассызыклап үттеләр».

«Без – аларның балалары, оныклары һәммәбез шушы үрнәктә туган илебез, җиребезгә патриотик хисләрне саклап, лаеклы алмаш булырлык итеп яшәргә тиешбез», – диделәр укучылар.

Икенче этапта ирекле техника кулланып, канәферләрне ясау буенча мастер-класс узган. Һәр катнашучы үзенең истәлек символын ясаган.

Бәйрәм Бөек Ватан сугышында һәлак булган сугышчылар һәйкәленә канәферләр салу тантанасы белән тәмамланган. Укучылар һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алганнар, чәчәкләр куйганнар.

Геройлар истәлеге – ул ил өчен җаннарын биргәннәргә рәхмәт әйтү, яшьләрдә җаваплылык тәрбияләү һәм тарихи хакыйкатьне йөрәктән-йөрәккә тапшыру. Кызыл канәфер йөрәкләребездә мәңгелек истәлек һәм рәхмәт символы булып калсын.

Фотолар Ольга Лазеревадан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев