Мәләкәстә махсус хәрби операциядә һәлак булганнарга мемориаль такталар ачылды
21 ноябрьдә Тукай районының Мәләкәс авыл җирлегендә махсус хәрби операциядә һәлак булган катнашучылар яшәгән йортларда истәлекле мемориаль такталар ачу тантанасы узды.
2024 елда "ТР Тукай муниципаль районының Яшьләр үзәге" муниципаль бюджет учреждениесе "Хәтердә саклар өчен" дигән грант отты. Әлеге социаль әһәмиятле проект Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы ярдәме белән, Татарстан Республикасы Рәисе тарафыннан хупланган Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләренең яшьләр сәясәте учреждениеләре өчен грант конкурсы кысаларында тормышка ашырыла.
Проект Украинадагы махсус хәрби операциядә катнашучылар турында тарихи хәтерне мәңгеләштерүгә һәм саклауга юнәлтелгән. Грантны гамәлгә ашыру кысаларында махсус хәрби операциядә һәлак булган катнашучылар яшәгән йортларда истәлекле мемориаль такталар ясалды һәм урнаштырылды.
Тантаналы ачышларда район җитәкчелеге, хәрби комиссариат вәкилләре, авыл җирлеге башлыгы, форпост активистлары, авыл җирлеге халкы һәм һәлак булганнарның туганнары катнашты.

Фотолар: Лидия Фартдиновадан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев