Мәләкәстә юлларны ремонтлау эше кайный
Хәбәрләр

Мәләкәстә юлларны ремонтлау эше кайный

Тукай районының Мәләкәс авылы җирлегендә юлларны ремонтлау эше бара.

Яр Чаллы шәһәреннән көньяк-көнбатышка таба 15 чакрым ераклыкта, мул уңышлы болын-кырлары, жырлы чишмәләре, хезмәт сөюче, тырыш уңган кешеләре белән дан тоткан Тукай районына керүче Мәләкәс авылы урнашкан. Бүгенге көндә Мәләкәс авыл җирлеге составында 5 керәшен авылы : Мәләкәс (административ үзәк), Иске Җирекле, Яңа Җирекле, Калинин һәм Куаклы. Авыл халкына мәдәният йорты, урта белем бирү мәктәбе, балалар бакчасы, библиотека, ФАП хезмәт күрсәтә.

Җирлек башлыгы Руслан Иванов Калинин (Үзәк урам – 370 метр) һәм Иске Җирекле (Ветераннар урамы – 530 метр һәм Көнбатыш урамы – 570 метр) юлларында ремонт барышын үзе тикшерде.

Быел үзара салым программасы буенча биредә 1470 метр юл өслеге тәртипкә китереләчәк. 

 

 

 

Якты юл

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны МАХ-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Нет комментариев