Хәбәрләр

Мәләкәснең «Питрау» фольклор коллективы – республика конкурсы җиңүчесе

17 июльдә Казанның А.С.Пушкин исемендәге мәдәният үзәгендә матди булмаган этнокультура мирасы объектларының иң яхшы паспортына багышланган республикакүләм «Милли байлык» конкурсы узды.

Тукай районындагы Мәләкәс авылының «Питрау» халык фольклор коллективы «Ышкып бию»не күрсәтте, аның башкарылу үзенчәлекләре, алымнары белән таныштырды. Һәм, лаеклы рәвештә, этнокультура мирасы объектларының иң яхшы паспортына багышланган конкурста җиңүче дип табылды. Бу конкурс дәүләт күләмендәге «Гаилә проекты» кысаларында тормышка ашырылды. Әлеге проект ярдәмендә, гаиләләрне ныгыту, традицион кыйммәтләрне популярлаштыру һәм мәдәни инфраструктураны киңәйтү өчен тиешле шартлар тудырыла.

 


Комментарии

  • аватар

    Без имени

    0

    0

    Браво