Махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм күрсәтү максатыннан оештырылган «Үзебезнекеләрне ташламыйбыз!» патриотлык акциясе дәвам итә.
Тукай районының Мәләкәс авылындагы «Өмет» волонтерлар отряды членнары сугышчылар өчен хуш исле үлән чәе ясауны дәвам итәләр. Барлык үләннәр дә волонтерлар һәм авылдашлары тарафыннан урманнарда һәм кырларда җыеп киптерелгән. Якын көннәрдә үлән чәйләре башка гуманитар ярдәм белән бергә махсус операция зонасына җибәреләчәк.
« «Өмет» отрядының эше, һичшиксез, олы хөрмәткә лаек. Аларның һәрбер эше, һәрбер җыелган үләне, һәрбер ясалган чәй пакеты — ул батырларга булган ихтирамыбыз, ярдәмебез һәм аларга теләктәшлек билгесе. Без, үз чиратыбызда, аларга һәм барлык изге эшләр башкаручыларга ярдәм итәргә тырышырбыз», — диде авылның клуб җитәкчесе Людмила Адамова.
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны МАХ-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев