Мәләкәс мәктәбендә «Чиста обелиск» акциясе үткәрделәр
Тукай районының Мәләкәс урта мәктәбенең 5нче класс укучылары, Регина Васильева җитәкчелегендә, обелискны кардан чистарту буенча «Чиста обелиск» акциясе оештырды.
Бу бер тапкыр гына ярдәм түгел. Алар обелискны даими күзәтеп торалар. Бу эшне укучылар зур җаваплылык һәм ихлас күңел белән башкаралар. Алар өчен бу физик эш түгел, ә Ватанны саклаган батырларны искә алу, аларның хезмәтләрен хөрмәтләү мөмкинлеге.
Мондый акцияләр яшь буынны Ватанга мәхәббәт, тарихи хәтерне саклау рухында тәрбияләү өчен бик мөһим. Укучыларның бу тырышлыгын һәм активлыгын күреп, без аларның киләчәккә ышанычлы адымнар белән атлауларын күрәбез. «Чиста обелиск» акциясе – ул безнең уртак хәтеребезне, хөрмәтебезне һәм яшь буынның изге гамәлләрен күрсәтүче бер мисал.
«Истәлекле урыннарны төзекләндерү – ул безнең эшләребезнең кечкенә бер өлеше, шуның ярдәмендә без киләчәк өчен тыныч күк йөзе хакына үз тормышларын кызганмаган һәркемгә рәхмәтебезне белдерәбез. Безнең төп бурычыбыз – бу хәтерне еллар буена саклап калу. Тормышлары бәясе белән безгә тынычлык һәм ирек бүләк иткәннәрне мәңгегә истә тотарбыз һәм хөрмәтләрбез», – диде укытучы Регина Васильева.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев