Мәләкәс мәдәният йортында күкәй буяу буенча мастер-класс уздырылды
Озакламый иң мөһим бәйрәмнәрнең берсе – якты Олы көн бәйрәме булачак.
Бу бәйрәм уңаеннан, Тукай районының Мәләкәс мәдәният йортында күкәй буяу буенча осталык дәресе уздырылды. Башта балаларга бәйрәмнең тарихы, йолалары турында сөйләделәр, шулай ук күкәй бизәүнең төрле ысуллары белән таныштырдылар.
«Чарада катнашучылар зур дәрт белән Олы көн күкәйләрен бизи башладылар, үзләренең фантазияләрен күрсәттеләр. Шулай ук күкәй тартмаларыннан күкәйләрне куяр өчен савытлар ясадылар. Балалар үз куллары белән чын шедеврлар тудыра алдылар, алар якты бәйрәмдә туганнарны һәм якыннарны сөендерәчәк», – дип сөйләде мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Марина Казанцева.

Мәдәният йортында узган бу чара, һичшиксез, балаларның күңелләрендә озак сакланыр.
Марина Казанцева фотолары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев