Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Мәләкәс һәм Үрәсбаш авылларыннан карендәшләребез Бөтенроссия массакүләм спорт ярышларында призлы урыннар яулады

Тукай районыннан Анжелика Аверьянова - чаңгы ярышында, Кукмара районныннан Артур Иванов көрәштә беренче урын алдылар.

Узган ялларда илебездә «Россия чаңгы юллары – 2025» Бөтенроссия массакүләм спорт ярышлары узды. Ел саен үткәрелә торган спорт чарасы – ярыш кына түгел, ә сәламәт яшәү рәвеше символына әверелгән традиция. Быел "Россия чаңгы юллары" Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланды.

Тукай районының Яңа бистәсендә чаңгы ярышлары узды. Чаңгы ярышына районның авыл җирлекләреннән һәм оешмаларыннан иң көчле спортчылар да кушылды.

“Мәләкәс авылыннан Анжелика Аверьянова, 18 яшьтән өлкәнрәк кызлар арасында, I урынны яулады. "Бу ярыш үзебезнең спорт казанышларыбызны күрсәтү өчен менә дигән мөмкинлек кенә түгел, ә кышкы табигать һәм дуслык рухы белән ләззәтләнү мөмкинлеге дә”,– дип хәбәр иттеләр мәләкәслеләр.

 


Кукмарадагы “Батыр” спорткомплексында район башлыгы призына татарча көрәш буенча район турниры үтте. Анда 12 җирлектән 2007 елда туган һәм аннан өлкәнрәк булган 72 көрәшче катнашты.
Көрәшчеләр барлыгы 9 үлчәү авырлыгында көч сынашты. Җиңүчеләр 14-15 февральдә Казанда үтәчәк дәрәҗәле турнирда - Муса Җәлил исемендәге татарча көрәш буенча республика чемпионатына бара.
Әлеге көрәштә керәшен егетләре дә бик актив булды.

“Үрәсбаш авылы җирлегеннән дә уңышлы гына чыгыш ясап, 3 урынны яуладык. Артур Иванов 1 урынны яулады һәм үз үлчәү авырлыкларында чемпион булып калды. Шулай ук, Владислав Сафаров - 1нче, Алик Михайлов - 2нче, Василий Сафаров 3нче урынны яуладылар”,– диде Түбән Үрәс җирлеге башлыгы Василий Сафаров.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев