Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Керәшен авыллары мәктәпләрендә Белем көнен билгеләп үттеләр

Бүген 1 сентябрь – Белем бәйрәме. Мәктәпләрдә бәйрәм оешкан төстә үтте.

Бәйрәмдә мәктәп укучылары, педагоглар коллективы, әти-әниләр, авыл җирлеге башлыклары, авыл китапханәчеләре һәм күп кунаклар катнашты. Тантаналы линейка матур җырлар, мәгънәле шигырьләр, мәктәп тормышында зур уңышларга ирешкән укучыларны һәм укытучыларны бүләкләүләр белән барды. Әлбәттә,  зур игътибар беренче класска укырга керүчеләргә булды.

Кукмара районының Село-Чура мәктәбендә Белем көнендә мәктәптә тантаналы линейка узды. Чарада барлык класс укучылары, педагоглар коллективы һәм әти-әниләр катнашты. Тәүге тапкыр мәктәп бусагасын атлап кергән укучылар алкышлар һәм котлаулар белән каршы алынды; беренче класс укучысы белән 11 классны тәмамлаучы беренче кыңгырау чыңлаттылар.

Директор һәм кунаклар барысын да яңа уку елы башлану белән котладылар, укытучыларга рәхмәт белдерделәр һәм балаларга уңышлар, илһам һәм яңа уңышлар теләделәр.

“Буыннарны берләштерә торган традицияне дәвам итеп: директор киңәшчесе Ю.В. Григорьева чыгарылыш класс укучылары белән бергә беренче класска килүче укучыларга җылы теләкләрен җиткезделәр һәм «Балачак навигаторлары» самолетларын тапшырдылар.

Бу мизгел – матур символ гына түгел, ә ярдәмнең мөһим билгесе дә: өлкән иптәшләр тәҗрибәләрен һәм  ышанычларын тапшыралар, ә сабыйлар зур мәктәп тормышында беренче адымнарын ясыйлар. Һәр «самолет» үзе белән илһам, кыюлык һәм ачышлар шатлыгын алып килсен!

Вахитов исемендәге жаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьнең генераль директоры Нәфыйк  Хөсәенов 1нче класска керүче 11 балага уку кирәк-яраклары тутырылган портфельләр тапшырды.

Укучыларны, әти— әниләрне һәм укытучыларны яңа уку елы башлану белән котлыйбыз! Ул уңышлы, тыныч һәм яңа казанышлар белән тулы булсын”, – диде мәктәп директоры Эльмира Тукеева.

 

Мамадыш районының Владимир авылы төп гомуми белем мәктәбендә дә Белем көнен билгеләп үттеләр. Мәктәп директоры Елена Бачкова:

«Без беренче сентябрьне Белем көне итеп үткәрдек. Безнең элеккеге  укучыбыз, армиядә хезмәт итүче 21 яшьлек егетебез –  Дмитрий Кушаев батырларча һәлак булган. Әнисе безнең мәктәптә техник персонал. Шуңа күрә, гаиләләрендә, мәктәптә генә түгел, авылыбыз өчен дә зур кайгы. Бу кечкенәдән бик тырыш, акыллы, мөлаем, чибәр  егет иде. Мәктәпнең «Талир тәңкә» фольклор ансамбле солисты булды. Олимпиадаларда гел җиңү яулады, тырыш иде. Бар нәрсәгә дә җаваплы карады. ГТО буенча, Республикада  йөгерүдән икенче урынны алган егет. Бер ай эчендә йөзәргә өйрәнеп, Респулика күләмендә призер булды. Мәңгелеккә күчәр алдыннан ике көн элек кенә, «87 көннән кайтам» дигән хәбәр биргән әнисенә.

Авыллар гына түгел, мәктәпләр дә бетү алдында. Безнең 4 укучыбыз бар, ике генә класс эшли. Әти-әниләрнең соравы буенча, быелга мәктәпне саклап кала алдык.

Белем көненә районнан 4 полиция хезмәткәре килде. Укучылар белән юл йөрү кагыйдәләре буенча әңгәмә үткәрделәр. Балалар чәчәкләр белән килделәр. Әти-әниләр, укучылар чыгыш ясадылар. Линейкабыз мәктәп эчендә генә узды. Хәзер җәй буе үстергән җиләк-җимешләрне, яшелчәләрне туплау буенча шөгыльләнәбез. 

Барлык укытучыларны, әти-әниләрне, укучыларны бәйрәм белән котлыйбыз! Бары тик тыныч көннәр, яхшы хәбәрләр, аяз күк йөзе һәм һәр йортка иминлек телибез.
Җирдә балалар көлүе яңгырасын,  мәктәпләребез яшәсен, балалар артсын», – диде.

 

 

Мөслим районының Яңа Усы мәктәбеннән:

«Мәгънәле сөйләшүләр» Бөтенроссия проекты кысаларында, 3-9 класс укучылары өчен 1 сентябрь. «Кешегә ни өчен укырга кирәк?" темасына класс сәгатьләре үткәрелде. Укучылар белем тарихы турында һәм Россия Президенты В.В. Путинның котлавы булган  видеофильмнар карадылар», – дип яздылар.

 

 

Питрәч районының Керәшен Сәрдәсе авылы мәктәбе директоры Нина Фадеева:

«Быел мәктәптә 11 укучы. 1, 3, 4, 5, 7 ,9 класслар бар. Укучыларны котларга район администрациясе, мәгариф бүлегеннән мәртәбәле кунаклар килде. Авыл советы җитәкчесе котлады. Мәктәбебез якты, матур. Балалар ике тапкыр кайнар аш белән тәэмин ителә. Ашату дәүләт департаменты карамагында.
Педколлективта директор белән бергә 6 укытучы эшли. 3 укытучы штаттан тыш хезмәттәшлек итә. 2 техперсонал, 1 завхоз, 1 повар, 1 төнге каравылчыбыз бар. Хезмәткәрләр саны аз булса да, мәктәп территориясе, бина чиста, һәрчак тәртиптә. Һәр эшне күмәк башкарабыз. Мәктәбебез гөлләр эчендә утыра. Мәктәп - авылның йөзе дә, яшәеш сулышы да. Район администрациясенә, әлбәттә, зур рәхмәтебез һәм хөрмәтебез. Җитәкчеләребез акыллы киңәшләреннән, ярдәменнән ташламый», – диде.

 

 

 

Зәй районының Сарсаз-Баграж мәктәбендә дә 1 сентябрьдә Белем көненә багышланган тантаналы линейка узды.

Бу истәлекле көндә укучылар һәм укытучылар яңа уку елының башлануын билгеләп үтү өчен бергә җыелдылар. 

Бүген 1нче класска керүче ике бала беренче тапкыр мәктәпкә килгән. Мәктәп директоры Валентин Мартемьянов барлык укучыларны, укытучыларны һәм ата-аналарны яңа уку елы башлану белән котлады:

“Бу уку елы гаҗәеп ачышлар һәм кызыклы экспериментлар вакыты булсын. Һәр көн яңа фактлар һәм формулалар гына түгел, ә аңлау шатлыгы, үз көчләренә ышаныч һәм яңа үрләр яулау өчен илһам китерсен. Уку, дәресләр өйрәнү генә булып калмыйча, киләчәк тормыш өчен ышанычлы нигез булсын”, – диде ул.

 

 

Фотолар мәктәп директорларыннан алынды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев