Майда кайбер гражданнарның пенсиясе артачак
Белгечләр аңлатуынча, бу үзгәрешләр берьюлы биш төркем кешегә кагылачак — әмма һәркайсына төрлечә.
Икътисадчы Игорь Балынин сүзләренчә, иң зур бер тапкыр бирелә торган түләү Бөек Ватан сугышы белән бәйле категорияләргә каралган. Ветераннар, сугыш инвалидлары, концлагерьларда булганнар, шулай ук һәлак булган хәрбиләрнең тол хатыннары 80 мең сум күләмендә акча алачак.
Тыл хезмәтчәннәре дә игътибардан читтә калмый. 1941–1945 елларда тылда эшләгән, яки шул чорда хезмәтләре өчен дәүләт бүләкләре алган кешеләргә дә өстәмә түләүләр каралган.
Апрель аенда 80 яшь тулган пенсионерлар өчен аерым үзгәрешләр бар. Аларның пенсиясе сизелерлек артачак — түләүләр икеләтә арттырыла һәм өстәмә компенсация дә билгеләнә. Нәтиҗәдә, керем 10 мең сумнан да күбрәккә үсәчәк.
Шулай ук авиация тармагында озак еллар эшләгән белгечләр — очу экипажы әгъзалары — өстәмә акча алачак. Бу хокукка ия булу өчен ир-атларга кимендә 25 ел, хатын-кызларга 20 ел стаж кирәк. Әгәр кеше сәламәтлеге аркасында эштән киткән булса, бу таләпләр йомшартыла.
Күмер сәнәгате хезмәткәрләре дә дәүләт ярдәменә өмет итә ала. Шахтерлар, проходчиклар һәм башка катлаулы шартларда эшләүчеләр өчен өстәмә түләүләр стажга карап исәпләнә. Кайбер һөнәрләрдә минималь эш стажы 20 елга кадәр киметелгән.
Белгечләр искәртә: мондый өстәмәләр автомат рәвештә билгеләнми. Күп очракта кирәкле документларны алдан тапшыру таләп ителә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев