Якындагы берничә тәүлектә Россиянең үзәк өлешендәге төбәкләрдә атмосфера басымы арту яңгыр һәм җепшек карның кимүенә китерәчәк. «Метео» фараз үзәге җитәкчесе Александр Шувалов шулай дип белдергән.
Чәршәмбегә явым-төшем нык кимеп, урыны белән генә көтелә. Сишәмбедә җил асылда туктаячак, дип билгеләп үткән белгеч. Ул шулай ук атна урталарына кадәр һава температурасының түбән —төнлә 0 градус, көндез +4 градус чамасы булачагын билгеләп үткән.
Пәнҗешәмбедән җылыта башлый, ә май бәйрәмнәрендә тагын да җылырак булачак, дигән синоптик.
«1 майдан явым-төшем урыны белән генә сакланып калачак, ә һава температурасы +10 градуска кадәр күтәреләчәк. Ә инде киләсе озын ялларда — 9-11 майда 12-17 градуслы май җылысы килү көтелә», — дип йомгак ясаган сүзенә Шувалов.
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны МАХ-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев