Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Май бәйрәмнәрендә нинди һава торышы көтелә?

Вильфанд май бәйрәмнәрендә Россиядә көннәр салкынайтуы турында кисәтте.

Май башында Россиянең бөтен территориясендә салкын һава торышы урнашачак. Аерым алганда, Идел буе федераль округында көндезге сәгатьләрдә 10-15 градустан артык җылы булмаячак. Бу хакта РФ Гидрометүзәгенең фәнни җитәкчесе Роман Вильфанд сөйләде. ТАСС шул хакта яза.

«Май бәйрәмнәрендә Россиянең Европа территориясендә һава торышы салкынча булачак, мин хәтта салкын дип тә әйтер идем», — дип ассызыклады метеоролог.

Шулай итеп, Төньяк-Көнбатыш һәм Үзәк федераль округларда, шул исәптән Мәскәүдә дә болытлы булачак, кыска вакытлы яңгырлар яварга мөмкин. Төнлә термометр баганалары 0..+5 градуска кадәр күрсәтә, ә көндез һава температурасы якынча +10 градус тәшкил итәчәк.

Илнең Европа өлешендәге көньякта температура шулай ук нормадан түбән булачак — көндезге сәгатьләрдә якынча 15-17 градус җылы. Ә Ерак Көнчыгышта май башында температура нормадан 3-5 градуска түбән булачак, дип аңлатты Вильфанд.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев