Луиза Янсуарның яңа җыентыгы дөнья күрде
Танылган шагыйрә Луиза Янсуарның «Сөт» дип аталган җыентыкта 2005-2018 елларда иҗат иткән әсәрләре урын алган.
«Сөт» җыентыгына эпиграф итеп, «Сөт калыр, Ватан китәр» (Дәрдемәнд шигыреннән) дигән юлларны сайлаган автор. Бу үзе үк укучыны җитди уй йөртергә этәрә торган фәлсәфи-лирик әсәрләр белән танышырга әзерли кебек. Китапта шигырьләр, балладалар бирелгән.
18 яшендә беренче шигырьләр китабы чыккан, 19 яшендә Татарстан язучылар союзына кабул ителгән карендәшебез — заманабызның танылган язучылары сафында. «Сөт» җыентыгының басылып чыгуын шагыйрә үзенең әнисе алдындагы әманәтен үтәве дип тә саный. Хәзерге тормышка иҗатчының үз намусы һәм үз сүзе белән генә тотынып торганын фәлсәфи уйлары аша раслый. «Шигырь бит ул безнең аша үтеп кенә йөри, ул Вакыт белән һәрчак бер яшьтә» дип тә яза.
Татарстан китап нәшриятенең ВКонтактедагы төркемендә язылганча, шагыйрь кешелек алдына куелган сорауларны үз йөрәге аша уздыра; тәкъдирен һәм дәверне шигъри елъязма итеп, мәңгелек каршында терки. Аның лирик герое аша йөзләрнең, меңнәрнең авазлары ишетелә,
Луиза Янсуар әлеге китабын ике томлык сайланма әсәрләр итеп әзерләгән булган: «Җәйләү» һәм «Сөт». Ул үзе, кайчан да булса, бу әсәрләре «оригиналь ретроспектив тупланмада да дөнья күрер» дип ышана.
Шигъри сүз, шигъри уй өчен, аларны ак кәгазьгә төшерүче шагыйрьләр үзләре яшен үткәргеч кенә. Әмма яшен үткәргечнең дә ниндие генә булмый: карендәшебез, Питрәч районының Янсуар авылы кызы Луиза Шарова кебек яшендәй янып, күзне камаштырыр балкыштайлары да очрый. Әгәр дә Луиза атлы фәлсәфи дөньяның никадәр бай икәнен аңларга теләсәгез, "Сөт"не укыгыз, карендәшләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев