Людмила Белоусованың дусты Венера Гыйбадуллина: «Комсомол елларыннан бергә»
Россиянең мактаулы мәгариф хезмәткәре, педагог Венера Гыйбадуллина Людмила Даниловна турында фикерләре.
— Людмила Иванова (Белоусова) белән без 1981 елны Зәй шәһәр комсомол комитетында таныштык. Ул анда оештыру бүлегенә инструктор булып эшкә килде. Ул вакытта мин инде өч елга якын ВЛКСМ шәһәр комитетының 3нче секретаре булып эшли, укучы яшьләр эшенә җаваплы идем.
Беренче көннәрдән үк эшкә башы белән чумды, ник дигәндә, бүлек мөдире, бөтен эшен аңа өеп, бер атнаан ук китеп барды. Ул заманда һәркайсыбыз комсомол эшчәнлегенең мөһимлегенә ихластан ышандык, янып эшләдек.
Ул карьера үсешенә омтылмады, тормышта «җылы урын» эзләмәде, һәр эшне намус белән башкарды. Аның шушы сыйфатлары безне якынайткандыр, мөгаен.
Людмила белән без бер тулай торакта тордык. Соңрак икебезнең дә җырларга яратканыбыз ачыкланды, икебез дә «Умырзая» вокаль ансамбленә йөрдек. Бу тормышның безне тагын да якынайткан якты мизгелләре булды. Авылларда концертлар куеп йөрдек, Сабантуйларда, шәһәр һәм районда узган бәйрәмнәрдә катнаштык.
Люда гел ачык йөзле кунакчыл. Алдан әйтеп тормыйча гына, аның янына ккилеп керсәң, ул тиз арада гына һәм тәмле итеп бәрәңге кыздыра иде, без аны баллы кайнар чәй эчә-эчә ашыйбыз. Ул бәрәңгенең тәме әле хәзер дә тел очымда тора.
1982 елда миңа туган шәһәрем Казанга кайтып китәргә туры килде. Сирәк күрешсәк тә, аралар өзелмәде. Ә инде Людмила башкалага күченгәч, дуслыгыбыз тагын да ныгыды. Ул чын дуслыкның кадерен белә.
Шәхес буларак, Людмила Даниловнаның тормышта ирешкән барлык уңышлары, казанышлары — үз эшенә бирелгәнлеге, хезмәт сөючәнлеге, ихтыяр көче — янәшәсенә үзе шикелле иҗатка гашыйк, үз эшен яратучы кешеләрне җыя белү нәтиҗәсе.
Гомер буена дәвам иткән дуслыгыбызның кадерен беләм, дустым Людмиланы хөрмәт итәм, яратам һәм аның белән горурланам.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев