Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Людмила Белоусова Зәйдә мәдәният идарәсе хезмәткәрләренең коллегия утырышында катнашты

29 январьда Зәйнең «Энергетик» Мәдәният сараенда районның мәдәни тормышы эшчәнлеген барлау, алга планнар билгеләү буенча мәдәният идарәсе хезмәткәрләренең коллегия утырышы үтте.

Анда район башлыгы Разиф Кәримов, ТР Дәүләт Советы депутаты Ринат Фазылов,  Татарстан керәшен иҗтимагый оешмасы башкарма комитеты җитәкчесе, Яков Емельянов исемендәге мәдәни үзәк директоры Людмила Белоусова, ТР Мәдәният министрлыгы вәкилләре, район башкарма комитеты җитәкчесе Эмиль Галеев катнашты.

Кунакларны мәдәният сарае каршыннан ук «Улыбка» хореография ансамбле матур биюләре белән каршы алды. Ә фойеда районда яшәүче күпмилләтле халыкның кул эшләрен чагылдырган күргәзмә эшләде.

Монда татар халкының чигү эшләрен дә, керәшеннәрнең кәрзин үрү осталыгын да, чувашларның кул эшләрен, русларның матур курчакларын күрергә мөмкин булды. Ә музыка мәктәбе укытучылары ансамбле төрле уен коралларында халык көйләрен уйнап күрсәттеләр.

Ә пленар өлеш алдыннан райондагы мәдәни чараларны колачлап әзерләнгән видеофильм зәйлеләрнең киң кырлы иҗат осталары булуларын тагын бер кат дәлилләде. 

«Без үзебезнең район кешеләренең һәртөрле бәйге, фестивальләрдә уңышлар яулаулары белән горурланабыз. Моның өчен бөтен шартлар да тудырыла, төрле костюмнарга билгеләнгән сумма гына миллионнар белән исәпләнә», – дип ассызыклады район башлыгы Разиф Кәримов үз чыгышында. 

Узган ел ел дәвамында районда уздырылган мәдәни чаралар, уңышлар турында мәдәният идарәсе башлыгы Адель Корнилова сөйләде.

«Узган ел район җирлегендә  6054 мәдәни - ял чарасы оештырылды. Мәдәни мирасны саклауда һәм киләсе буыннарга тапшыруда мәдәният ветераннары мөһим роль уйный. Хезмәтегез, сәнгатькә тугрылыгыгыз һәм гомерегез буе күрсәткән фидакарьлегегез өчен сезгә чын күңелдән рәхмәтебезне белдерәбез», - диде ул үз чыгышында. 

Туган як тарихын өйрәнү музее директоры Резидә Юнысова төзекләндерелгән тарихи йортны ничек күзаллаулары проекты белән таныштырды. Район мәдәният йорты директоры Гүзәлия Гатина авыллардагы актив мәдәни тормышка тукталды, тудырылучы шартларны бәян итте.

\

Керәшеннәр җәмгыяте башкарма комитеты җитәкчесе Людмила Белоусова исә үз чыгышында зәйлеләрнең республика керәшеннәре арасында иң активлар булуын билгеләде. 

«Зәйне без республикада керәшеннәр башкаласы, дип атарга күнеккәнбез. Бу атаманы сез чынлап торып аклыйсыз. Активлыгыгыз, халык гореф-гадәтләрен саклап яшәвегез өчен рәхмәт сезгә. Аеруча район башлыгы урынбасары Петр Уразайкинга  һәртөрле ярдәме өчен зур рәхмәт», –  диде ул.

Коллегия утырышы иң-иңнәрне бүләкләү тантанасы белән тәмамланды. 

Энҗе Әгъләмова, Дюдмила Белоусова Фотолары, 

Заинск-информ

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев