Любовь Павлова: «Һәр бәйрәмне, балачак елларым аша уздырам»
Кукмара районының Үрәсбаш авылыннан Любовь Павлова Бәрмәнчек бәйрәме белән бәйле истәлекләрен язды.
Олы көнгә бер атна кала уза торган Бәрмәнчек бәйрәме күңелемдә бәләкәйдән үк истә калган. Бу көнне көтеп ала идем. Кичтән бәрмәнчек (тал песие) чыбыгы алып кайта идек. Аны әнием тәре алдына үзенең иманнарын әйтеп куя иде. Ул көнне әнием табын әзерли, ботка пешерә. Бигрәк тә, оннан талкан болгатканы истә калган. Ул үзе ясаган сыер мае салып бик тәмле итеп пешерә, телеңне йотарлык була торган иде.
Тәре алдына куелган бәрмәнчек чыбыгын, көтү чыгасы көнне һәр кеше кулына тотып, малларны озата иде һәм билгеле урында калдырып кайталар. Бу исә, илләребез тыныч булып, хәерле еллар килеп, үзебез исән-сау булып, малларыбыз үзебезгә язган булсын, дип юрала иде.
Мин дә, бүгенге көндә, әби-бабаларыбызның йолаларын үтәргә тырышам. Һәр бәйрәмне, үземнең балачак елларым аша уздырам, күңел сандыгандагы хәтирәләрне барлыйм.
Фото: Любовь Павлованың шәхси архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев