Яңа Чишмә районының «Сүрәкә» халык фольклор ансамбле Самара өлкәсендә фестивальдә катнашты.
Самара өлкәсенең Шенталы районында узган "Җәйге мелодияләр" дип исемләнгән район халык иҗаты фестивале быел ике мөһим вакыйга – Бөек Ватан сугышында җиңүгә 80 ел тулуга һәм Шенталы районының 90 еллыгына багышланды:. Бу зур бәйрәмдә безнең карендәшләребез Ленино авылының "Сурәкә" фольклор коллективы да уңышлы катнашты.
Аларның чыгышлары тамашачыларны бик әсир итте, халык җыруларын яңгыратып, бәйрәмне ямьләндерделәр. Шушы игелекле эшләре өчен, "Сурәкә" коллективы Шенталы муниципаль районы башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Бу – аларның тырышлыгы, сәләтләре һәм халык сәнгатенә булган мәхәббәтләренең югары бәясе.
Фото Ленино авылы мәдәният йортыннан.
Нет комментариев