Лениногорск шәһәрендә җырчы, шагыйрә Людмила Аланлы белән очрашу узган
26 март көнне Лениногорск шәһәренең Г.Тукай исемендәге Үзәк китапханәсендә, Әлмәт шәһәрендә яшәп иҗат итүче шагыйрә, Р.Төхфәтуллин исемендәге әдәби бүләк иясе, «Болгар радиосы» милли музыка премиясе лауреаты, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, җырчы, композитор, автор-башкаручы Людмила Аланлы белән «Елмаюда бары яктылык» дип исемләнгән очрашу узган..
Людмила Аланлы — лирик шагыйрә, бүгенге көндә өч мөстәкыйль шигырьләр җыентыгы авторы. Ул җыр текстлары иҗат итә, автор-башкаручы буларак та бик популяр. Людмила Аланлы халкыбызның мәдәниятен, музыкасын, шигъриятен үстерүгә зур өлеш кертә.
Аның белән очрашуны Г.Тукай исемендәге Үзәк китапханәнең милли әдәбият бүлеге мөдире, Бөтендөнья татар конгрессының Лениногорск җирле оешмасы җитәкчесе Ләйсән Рахманова-Шәмсуарова оештырды һәм алып барды. Очрашуда язучының тормыш юлы, иҗаты, шигъри әсәрләре турында сүз барды, шигырьләре, ул иҗат иткән җырлар яңгырады.
Автор киләчәккә планнары белән уртаклашты. Очрашу барышында Людмила Аланлының иҗатташ дуслары, укытучылары, авылдашлары, Ш.Бикчурин исемендәге «Чишмә» иҗат берләшмәсе әгъзалары, аның иҗатын хөрмәт итүчеләр чыгыш ясады. 11 гимназиянең «Айсылу» театрына йөрүче егет-кызлар, Ш. Бикчурин исемендәге «Чишмә» иҗат берләшмәсе шагыйрәләре Гүзәл Талипова, Фәридә Әхмәтшина шагыйрәнең шигырьләрен сәнгатьле итеп сөйләлеләр. Шагыйрә Әлфия Сөләйманова исә Людмила Николай кызына атап язган иҗат җимеше белән сөендерде.
Людмила Аланлы тамашачыны матур, күңелгә үтеп керә торган җырларын башкарып, яңа гына табадан төшкән. сөйләп сөендерде, күпсанлы сорауларга җавап бирде. Җылы дулкында узган очрашу күңелдә якташыбыз, аның иҗаты белән горурлану хисләре калдырды.
Очрашуны Г.Тукай исемендәге Үзәк китапханәнең милли әдәбият бүлеге мөдире, Бөтендөнья татар конгрессының Лениногорск җирле оешмасы җитәкчесе Ләйсән Рахманова-Шәмсуарова оештырды һәм алып барды.
Ләйсән Рахманова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев