Ленино егете - «әфганчы» Александр
Яңа Чишмә районының Ленино авылыннан Александр Арбузов — Әфганстандагы сугышчан хәрәкәтләр (1979-1989) ветераны.
Әфганстан җирендә ун ел дәвам иткән сугышчан хәрәкәтләр илебезгә зур югалту китерә — 15 мең сугышчы һәлак була. Шуңа да 1989 елның совет гаскәрләренең соңгы колоннасы Әфганстаннан чыгарылган 15 феврале сугышчы-интернационлаистларны искә алу көне дип игълан ителә.
Яңа Чишмә районының Ленино авылында яшәүче Александр Арбузов 1987 елның 16 маенда Совет Армиясе сафларына алына. Төрекманстанның Тахта-Базар посёлогында хәрби өйрәнүләр уза. Карабаг (безнеңчә, Кара бакча) кишлагы янәшәсендәге заставада, ММГ-3 төркемендә хезмәт итә. БТР (бронетранспортёр) төзәүчесе була, сугыш-кирәк ярагы да ташый. Кыр шартларында хәрбиләргә авырга туры килә, элеткр уты булмый, су һәм ризыкны да вертолётларда китерәләр. Һава торышы начар булганда, анысы да вакытында килеп җитә алмый.
— Берсендә гуманитар ярдәм төялгән машиналар колоннасын озата бардык. Тулы бер колоннаның яртысы гына билгеләнгән урынга барып җитә алды. Томан аркасында, безгә ярдәм икенче көнне генә килде. Миңа, шул вакыттагы хезмәтем өчен «Дәүләт чиген саклауда аерылып торган өчен» медале бирелде, — дип сөйли Александр Николаевич. —Баштагы мәлләрдә үзебезгә курыкыныч янаганын аңлап бетерә алмадык, пулялардан да курыкмадык, гел беренче булып бардык. Гомернең кешегә бер генә бирелгәнен, өйдә әти-әниләр көткәнен һәм исән-сау, сәламәт килеш кайтырга тырышырга кирәклеген аңлау башыбызга соңрак барып җитте. Күз алдыбызда иптәшләребезнең һәлак булуы, минага эләгеп имгәнүләрен күрү авыр иде. 1989 елны гаскәрләрне чыгару турында приказ булды. Барыбызга да коралларны тапшырырга куштылар.
Демобилизация булып, туган ягына кайткач, Александр башта — «Советская Татария» колхозында эшли, аннан «Автодор»га күчә. Хатыны Ольга Ивановна белән өч кыз үстерәләр: Анна, Екатерина һәм Дарья. Ике оныклары бар: Глеб һәм Милана.
Инвалидлык буенча лаеклы ялдагы Александр Арбузов «әфган сугышы»н, үзенең сугышчан дусларын хөрмәт белән искә ала.
Совоет Армиясе отличнигы, чик буе гаскәрләре отличнигы Александр Николаевич — «Рәхмәтле әфган халкыннан», «СССР Кораллы көчләренә — 70 ел», «ТАССР төзелгәнгә — 100 ел» медальләре һәм башка бүләкләр иясе дә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев